Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бәйрәмегез белән, тәрбиячеләр!

Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы тәрбия кылуның зирәклегенә, сабырлыгына, тырышлыгына бәйле.

Шуңа күрә һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә.

Әни куеннан чыгып тәүге тапкыр
Килә сабый иртән бакчага.
Тәрбияче каршы ала аны,
Тормыш юлы шуннан башлана.
Тәрбияче - күпме көч һәм хезмәт 
Сыйдырган ул шушы бер сүзгә.
Юньләп әле теле ачылмаган
Сабый телен аңлый белергә.
Чын ярату белән яратырга
Әни кебек сөеп карарга.
Олы йөрәк кирәк бу хезмәттә
Һәр сабыйга кирәк ярарга....
Һәр анага үз сабые якын.
Тәрбияче ана шикелле.
Һәр баланы барлап, саклап йөртү - 
Ай бигрәк тә авыр эш инде...
Өйрәтергә кирәк һәр нәрсәгә,
Кул юарга, кием кияргә.
Дөрес итеп өстәл артларында
Үз-үзеңне тота белергә.
Бармакларын кирәк өйрәтергә
Тотар өчен каләм, язарга.
Төсләр илен танып белү өчен
Рәсемнәр дә кирәк ясарга.
Күпме хезмәт куя тәрбияче
Сабыйларны кеше итүгә.
Олы хезмәт ияләрен һәрчак
Кирәк дуслар хөрмәт итәргә...
Тәрбияче - синең бәйрәм бүген,
Җылы сүзләр сезнең хөрмәткә
Авыр хезмәтеңдә зур уңышлар,
Лаеклы син олы рәхмәткә.
103нче санлы "Тургай" балалар бакчасы тәрбиячесе 
 Лилия Мохтарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев