Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Быелгы җәең элеккеләреннән аерыламы?

Быелгы җәй күңелләргә нинди булып кереп калыр? Сораштыруга син дә кушыл!

Аз гына...

Быелгы җәй башка җәйге каникуллардан аз гына аерыла инде. Мәсәлән, карантин булганлыктан, диңгезгә бара алмадык. Аның каравы, бөтен гаиләбез белән авылга әби-бабай янына кайттык.

Без кайткач, алар бик шатлана. Мин, әлбәттә, бакчадагы эшләрдә ярдәм итәм. Чөнки аларның бер генә түгел, өч зур бакчасы бар. Эш барыбызга да җитә.

Без урманга гөмбә белән җиләк җыярга да йөрибез.

Әти-әниләр китә, ә мин авылда калам. Шәһәрдән килүчеләр күп. Дөрес, без сак кына аралашабыз. Авырулар йоктырмаска тырышабыз.

Мин кайтып йөри торган тагын бер авыл бар әле. Анда да бик күңелле. Туганнар белән очрашасың. Бергә балык тотарга йөрибез, тауларга менәбез, истәлеккә фотога төшәбез.

Рәмилә Маннанова, Әлмәт шәһәре.

 

Әлбәттә, аерыла! 

Беренчедән, хәзер урамда бик йөрергә кушмыйлар, ләкин безнең өчен урамсыз нинди җәй инде?! Авылда булсаң яхшырак әле: чиста һава, куркыныч түгел, әби-бабай яныңда, эшләр дә җитәрлек. Ләкин шәһәрдәге тормыш нык үзгәрде. Урамда маскасыз йөрергә яраса да, күңелдә барыбер курку бар.  

Шунысы тынычландыра: җәйнең матурлыклары үзгәрмәгән, шулай ук матур, рәхәт!

Икенчедән, узган җәйләр төрле шәһәрләргә барсак, бу елны андый рәхәтлек насыйп булмады. Андый сәяхәтләр өчен мин бөтен күңелем белән җәйләрне көтә идем, бусын да шулай көткән идем...

Быелгы җәем күбрәк рухи үсеш белән уза. Анысы да бик мөһим, күбрәк укырга, төрле шөгыльләргә вакыт табасың.

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре.

 

Мин канәгать! 

Узган елгы җәйне мин – шәһәрдә, ә быелгысын авылда үткәрәм. Короновирус авыруы таралу аркасында, урамда кешеләр саны әзәйде, кешеләр битлекләр һәм перчаткалар киеп йөриләр.

Бу җәй элеккеләреннән аерыла, ләкин мин бик канәгать. Авылда без урманга бардык, анда нарат күркәсе җыйдык. Аннан соң чишмәгә су алырга бардык. Авылдагы һава шәһәрдәгегә карагында чистарак. Өйдә буш вакытта кул эшләре белән шөгыльләнәм, физкультминуткалар эшлим һәм музыка коралларында уйнарга өйрәнәм.

Камилә Хәмитова, Әлмәт шәһәре.

 

Кызык түгел, билгеле

Быелгы җәй узган елгыга караганда җылырак. Быелгы җәй, гомумән, «совокупность обстоятельств» булды инде, урысчалар әйткәндә – перчатка һәм маскасыз урамда йөрмәскә тырышабыз. Өйгә керү белән сабынлап бит-кулларны юабыз. «Ковид-19» пандемиясе кешеләрне саграк булырга өйрәтте кебек. Кызык түгел инде болай да, нишләтәсең...

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев