Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Булмасын иде сугышлар!

Зәй-Каратай мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Әхмәтов Илдан язган шигырь.

Әнә тагын кошлар кайткан,

Хәбәр итеп язлар җитәсен.

Елгалардан бозлар кузгалып

Ярсып-ярсып ташу китәсен.

Тау битләре елмайган

Язгы кояшны күреп.

Тал бибие башын төрткән,

Яз килүгә сөенеп.

Май аенда халкым минем,

Җитмеш алтынчы тапкыр

Җиңү бәйрәмен итәчәк

Һәйкәл янында тын калып.

Күпме хәсрәт, ачы сагыш,

Алып килгән бит сугыш.

Булмасын иде сугышлар,

Булсын бар илләр тыныч!

Зәй-Каратай мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Әхмәтов Илдан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев