Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Бу болыт җиргә тими микән?» – дип уйлыйсың

«Күк йөзен фотога төшерү – минем күптәнге шөгылем», – дип яза безгә Әлмәт кызы Диана Фәрхетдинова. Яшь хәбәрчебез төшергән фотоларга карап, сез дә хозурланып алыгыз әле.

Күк йөзен фотога төшерү – минем күптәнге шөгылем. Нигәдер мин бәләкәй чактан ук болытларны күзәтергә яратам, күкнең матурлыгына сокланам. Ул бит, чыннан да, тылсымлы дөнья, бөтен кеше дә самолетка утырып оча алмый бит, күк – безнең өчен ниндидер ирешә алмаслык хыял кебек. Бу язманы язып утырганда, кинәт исемә төште: 12нче июль көнне минем беренче тапкыр самолетка утыруыма ике ел булды! Күпме еллар буе күк белән соклангач, болытлар арасында очу – сөйләп бетергесез хис. Шундук уйлый башлыйсың: «Бәлки, монда да яшәү бардыр? Болытлы кешеләр... аларның болытлы зур сарайлары... йомшак төсләрдәге йортлар...». Күктә булганда, әлбәттә, бик куркыныч, ләкин берничә сәгатьтән соң әкрен-әкрен өйрәнеп, ияләшеп китәсең. Ә инде самолет җиргә утыра башлаганда, кечкенә генә йортлар, хуҗалыклар күренә! Анысы тагын да кызыграк! Ә төнлә очканда, шәһәр бик тылсымлы һәм могҗизалы булып күренә, чөнки бөтен дөнья утлар белән тулган. Утлар, якты йолдызлар караңгы күкне яктырткан шикелле, шәһәрне яктырталар.

Ә хәзер болытлар турында сөйләшеп алыйк. Болытларга сокланып бетерерлек түгел бит! Миңа карап, гаиләм дә хәзер еш кына шул матурлыкны күрә. Болытлар бертөрле була алмыйлар, алар һәрвакыт төрле. Була гел дә болытсыз көннәр, якты зәңгәр чиста күкне күрергә дә бик кызык, аңа карап аңлыйсың: синең алдыңда чиксезлек! Була искиткеч зур болытлы көннәр. Аларга карап: «Бу болыт җиргә тими микән?» – дип уйлап аласың. Кайберләре, чыннан да, бөтен күкне үзе белән яба бит!

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, 1нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подросток КЫЗЛАР безгә язалар