Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бүләк курчак

Ләйләнең туган көненә Бүләк иттеләр курчак. Кулыннан тотсаң елый, Җибәрсәң туктый шулчак.

Бүләк курчак

 

Ләйләнең туган көненә

Бүләк иттеләр курчак.

Кулыннан тотсаң елый,

Җибәрсәң туктый шулчак.

 

Ике битеннән сыйпасаң,

Курчак кычкырып көлә.

Ләйлә зур үскән кыз,

Аңа күлмәкләр тегә.

 

Иртән йокысыннан торгач

Чәчләрен тарый, үрә.

Әнисенә дә булыша,

Гөлләргә сулар сибә.

 

“Әни, - ди ул, -курчагымны

Алып барыйм бакчага.

Җырлап күрсәтсен ул бүген

Тәрбияче апага”.

Түбән Кама шәһәре, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия, 7 нче сыйныф укучысы Гәрәева Камилла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев