Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Укучылар иҗаты

Әбиләр чуагы

Әмир Фәрхуллинның яңа шигыре.

Бүген никтер матурланган,

Төслеләнгән көн бүген.

Атна буе көн-төн яуган

Яңгыр туктаган бүген.

Болытларны үпкән кояш,

Өргән – болыт юк булган.

Күк җәйдәге кебек аяз,

Бөтен җиргә нур тулган.

Кем бу уттай агачларны

Чуар төскә бизәгән?

Кем җиргә күп алтыннарны

Сибеп, палас төзегән?

Бу көн җәйге сыман эссе,

Җилсез, шундый рәхәт!

Һәй!

Әйтерсең, бу мизгел өчен

Җылы туплаган көзкәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев