Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бик тә рәхәт бит ул үзеңне гел кирәк итеп тою

Җитмеш төрле һөнәр дә аз Егет кешегә, беләм. Шуңа күрә ни кушсалар, Бар эшкә дә өлгерәм.

 

Җитмеш төрле һөнәр дә аз

Егет кешегә, беләм.

Шуңа күрә ни кушсалар,

Бар эшкә дә өлгерәм.

 

Мәктәптә укытучымның

Бик тырыш укучысы.

Укуда да, эштә дә

Булганы, алдынгысы.

 

Мәктәптән кайтып керүгә,

Әбиемә иптәш мин.

Әбиемнең бар йомышын

Бер карышусыз эшлим.

 

Әниемнең уң кулы мин,

Мин аңа да булышам.

Гөлләргә сулар сибәм,

Идәннәрне юышам.

 

Кар да көрим, ермак ерам,

Кичен хайван карашам.

Әти белән җиң сызганып,

Машинасын юышам.

 

Нәни бармакларым белән

Саныйм гармун телләрен.

Төймәләрдән көй чыгарып,

Ачыйм әле серләрен.

 

Җәен яңгыр, эссе димим

Болында көтү көтәм.

Ял итәргә туры килсә,

Велосипедта элдертәм.

 

Эш эшләп үскән егетләр

Булалар батыр, кыю.

Бик тә рәхәт бит ул үзеңне

Гел кирәк итеп тою.

Әхмәдуллин Камил, Арча районы, Кысна авылы

(җитәкчесе- Фәйзрахманова Л.С.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X