Әбиемә булышам дип, йөрим мин очып-очып...
Әлмәт шәһәре, Р. Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучылары иҗаты.
Очып-очып
Хөрмәт итәм әбиемне,
Һәм яратам нык итеп.
Яхшы киңәшләре белән
Тора ул ярдәм итеп.
– Акыллы бул, тәүфыйклы бул, –
Диеп кенә тора ул. –
Ярдәмчел, тыйнак бул, – дип
Гел кабатлап куя ул.
– Яраткан оныгым, – диеп,
Сөя ул кочып-кочып.
Әбиемә булышам дип,
Йөрим мин очып-очып.
Камил Гатауллин.
Сагындым
Әбиемне сагындым,
Сөйләшәсе килә бер.
Кысып-кысып кочаклап,
Серләшәсе килә бер.
– Кызым, тәмле тел
– җанга була дару,
Якыныңнан – авыр сүз
Йөрәккә була агу.
Кадерлә әткәң-әнкәңне,
Һәм татар син – горурлан!
Тормыштан канәгать булып,
Рәхәт яшә, и, олан!
Диләрә Әюпова.
Алар безгә кирәк!
Әбием киңәшләре
Һәрберебезгә кирәк.
Алар күп нәрсә белә,
Алар безгә зур терәк.
Авырлыкларны күргән,
Сугыш елларын үткән.
Әбиемнең киңәшләре
Безнең өчен бик җиткән!
Айзилә Гыймранова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев