Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Безнең укытучыбыз иң-иңе

Исәнмесез, кадерле редакция.

Сезгә Чаллы шәһәренең 4 нче мәктәбенең 2 А сыйныфы укучылары яза. Бүген - Укытучылар көне. Шул уңайдан үзебезнең класс җитәкчебез, беренче укытучыбыз Харисова Эльмира Инсаф кызы турында җылы сүзләребезне, теләкләребезне Сезгә дә җиткерәсебез килә. Бу язмабызны күреп, аның да күңеле күтәрелер дип өметләнеп калабыз.

Гайсина Зилия: Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да. Балаларны ярату, гомерең буена үрнәк булу. Минем яраткан укытучым Эльмира Инсафовна. Ул бик яхшы, гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм тәртипле булуыбызны тели. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә ул.Аның белмәгән әйберсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Ул укытучы гына түгел, ә спортсмен да, артист та, язучы да.

Кутдусова Лилиана: Мин татар мәктәбендә укыйм. Миңа анда бик ошый.Безнең укытучы апабыз Эльмира Инсафовна. Без аны бик яратабыз. Ул безне укырга, язарга, тәртипле булырга өйрәтә.

Харисова Ләйлә: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы” дигәннәр борынгылар. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә. “Дөрес, матур утырыйк, тырышып җавап бирик”,- дип, дәресен башлаучы беренче укытучым Эльмира Инсафовна турында язып китәсем килә.

Эльмира Инсафовна минем иң якын сердәшем, өйрәтә ул мине бар фәннән, юк аның белмәгән сәнгате, һөнәре.

Без нәни күзләр, карашларны аңа төбәп, һәр әйткән сүзен җыеп төплибез.

Эльмира Инсафовна - олы йөрәкле, әнием кебек якын, һәрвакыт ягымлы, кешелекле, сабыр холыклы, ярдәмчел укытучы.

Беренче укытучым, мин Сезне бик яратам.Хезмәтегез мактауга бик лаек, барысы өчен бик зур рәхмәт.

Давлетов Булат: Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергәндә һәм гел янәшәдә безгә булышучы укытучым – ул Эльмира Инсафовна. Ул безне белем дөньясына алып керде. Безне язарга, укырга өйрәтте. Дәресләрне дә бик күңелле алып бара ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлата, вакытын кызганмый. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипсез булуыбызны теләми. Эльмира Инсафовна һәрвакыт безнең өчен кайгырта. Без сыйныфта егерме биш бала, ә укытучы апабыз һәрберебезне дә бик ярата. Һәркайсыбыз төрле сораулар, борчулар белән Эльмира Инсафовна янына киләбез. Ләкин ул һәммәбезгә дә җавап бирергә тырыша. Укытучы апабыз безгә барыбызга да акыллы киңәшләрен бирә. Сердәшчебез дә, киңәшчебез дә, икенче әниебез дә – Эльмира Инсафовна. Мин аны бик нык яратам һәм хөрмәт итәм.

Маликов Камил: Минем беренче укытучым гаҗәеп матур, ягымлы һәм гади кеше. Аның исеме: Эльмира Инсафовна. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаганда, мине ул каршы алды. Шул көннән бирле укытучым минем иң яраткан кешем. Белем иле белән таныштырды, укырга, язарга өйрәткәне өчен мин аңа бик рәхмәтле. Аның дәресләренә зур теләк белән йөрим. Миңа калса, аның кебек кешеләр бик аздыр, чөнки минем укытучым үз эшенең остазы.

Мин аңа эшендә, тормышында бары тик уңышлар телим.

Эльмира Инсафовна минем беренче укытучым булу белән бик горурланам.

Казакова София: Беренче укытучым белән мин беренче класска барганчы ук таныштым. Эльмира Инсафовна әзерлек курсларын алып баручы укытучы иде. Беренче тапкыр бу курсларга мине әнием алып барды. Мин барганда йөз сорау бирүемне, берүземне шундый зур бинада калдыралар дип куркып баруымны һаман да хәтерлим. Без килгәндә мәктәпнең беренче этажында бик күп балалар җыелды, барсы да гөр килеп тора иде. Мине сөйкемле генә, озын чәчле, матур гына киенгән апа каршы алды, исемемне сорады. Бар балалар җыелып беткәч “бу матур апа” безне икешәрләп бастырып, булачак класска алып менеп китте. Укытучы үзе белән таныштырды, тавышы матур, тыныч яңгырый иде.

Хәзер инде мин икенче класста укыйм. Бу вакыт эчендә укытучым икенче әнием сыман булды. Барыбызны да иртән елмаеп каршы ала, барлык сорауларга һәрвакыт җавабын табып тора. Аңлап бетермәгән темалар буенча кырыена килсәк, аңлатып җибәрә. Аның түземлегенә, барыбызны да якын итеп күрүенә сокланам. Шундый авыр эшендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев