Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Безгә сабак булды

Җәй җиттеме, без каникулга әбиләргә авылга кайтабыз. Әй рәхәт тә соң авылда!

Йокы туйганчы йоклаулар, әбинең тәмле ризыклары белән сыйланулар, бакчадагы яшелчә-җиләкләр, дуслар белән сәпидтә йөрүләр, кич утырулар...

Кич утыру дигәннән, сезгә үзебез белән булган бер хәл турында сөйләп китим әле. “Күршенең тавыгы күркә булып күренә” дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Бала-чагага бигрәк тә шулай булып тоела бугай ул. Безнең дә гел күршеләрнең бакчасында үскән алмаларга күз төшеп тора. Үзебезнеке дә бар, югыйсә. Юк инде, күршеләрнеке кызылрак та, эрерәк тә, тәмлерәк тә кебек. Кайбер көнне шул алмагачның берничә алмасы койманың бу ягына да тәгәрәп төшә. Без аларны сөенә-сөенә ашыйбыз. Бигрәк тәмле шул алар: баллы, сусыл. “Аның сорты шәп, “башкорт гүзәле” диләр аны”, - ди безгә дустыбыз Рамил. Безнең әбидә андый алмалар юк.

Шулай бер көнне, һәр көндәгечә, караңгы төшә башлауга, капка төбенә җыелдык. Әлеге дә баягы шул Рамил исемле дустыбыз юк та юк. Бер мәлне кемнеңдер кычкырган, ачуланган тавышлары ишетелде. Бераздан шул яктан күлмәге ертылган, авызы салынган Рамилебез күренде. Ул безгә, кызларга, сюрприз ясамакчы булган: күршеләрнең алмаларын җыеп чыгып, безне сыйларга уйлаган икән. Ләкин күлмәге белән эләктереп, бер ботакны шартлатып сындырган. Шул тавышка хуҗалар йөгереп чыккан. Рамилгә яхшы гына эләккән. Без ни әйтергә дә белмәдек, уңайсыз хәлдә калдык. Бу көнне без, кәефсезләнеп, өйләргә таралыштык.

Икенче көнне кич тагын шулай капка төбендә җыелышып утыра идек, теге тәмле алмаларның хуҗасы килеп чыкты яныбызга. Кулына кәрҗин тоткан, кәрҗинендә алмалар. Ул аларны безгә өләшеп чыкты да: “ Балалар, урлашу - начар гадәт, башка алай эшләмәгез. Теләгән әйберне сорап та алып була бит”, - диде. Безгә бик оят булды. Бигрәк тә Рамилгә авыр булгандыр ул вакытта.

Бу вакыйгадан соң, дусларыбыз арасында берсенең дә кеше әйберсен сорамыйча алганы юктыр. Бу хәл безгә яхшы сабак булды.

Чаллы шәһәре 3нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучысыХафизова Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев