Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бе­рен­че ин­тервью  

Бү­ген бе­рен­че тап­кыр дә­рес­кә кер­гән­дәй хис ит­те үзен Ал­су.

Йөрәге дөп-дөп тибә, аяк-куллары калтырый, уч төпләре тирли, ә башында давыл купкан кебек иде аның…

Шул кадәр борчылуының төп сәбәбе: әти-әниләр алдында  дәрестә җавап бирү иде. Алсу үзе яхшы гына укыса да, нишләптер, башкаларга караганда нык кайгыра иде.

Укытучы апалары өйгә эшне күп бирмәде, ләкин берне һәм катлаулыны бирде.

Авылыбыздагы бер «сандугач»тан интервью алып, язып килергә, – диде ул. Ә Алсу шул сүзләрне ишетүгә үк нишләргә белмәде, чөнки, ул кешеләр белән бик авыр аралаша, бик оялчан иде. Эшне ничек башкарып чыгачагын уйларга тотынды, матур, кызыклы сораулар эзләде.

Икенче көнне иртән торып, авылларындагы танылган Рүзилә апа Хәбибуллина янына китте. Рүзилә апа, чыннан да сандугач, ул үзенең тавышы белән күп кенә кешеләрнең күңелләрен, йөрәкләрен яулап алды, бик күп бәйгеләрдә алдынгы урыннарга иреште. Аның моңлы тавышын барысы да үз итә, ярата. Алсуга да аның тавышы нык ошый иде. Шул сәбәпле, Алсу Рүзилә апа янына керде. Рүзилә апа аны ачык йөз белән каршы алды, аның барлык сорауларына да жавап бирде. Алсу, шатланып,  өенә юл тотты.

«Ачык ишекләр көне» дә килеп житте бит… Алсу бу дәресне зарыгып көтсә дә, нык кайгырды шул, чөнки аның белән бер сыйныфта Рүзилә апаның оныгы да укый иде. Ул Алсуның алган интервьюсы турында нәрсә әйтер икән дип борчылып, дәрескә ашыкты. 

Дәрес бик кызык узды. Әти-әниләр дә, укытучы апа да, Рүзилә апаның оныгы да бик ошатты бу язманы. Алсуга яхшы билге куеп, мактау сүзләре җиткерделәр. Шушы көннән бирле Алсу кеше белән аралашырга оялмый башлады.

Расих Кыямов
, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев