Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бер серем бар

Җәйге яллар матур үтә — Бигрәк тә шәп авылда!

Җәйге яллар матур үтә —
Бигрәк тә шәп авылда!
Рәхәтләнеп ял итәбез
Әби-бабай янында.
Безнең әби бик тә уңган,
Юк бер белмәгән эше.
Без йокыдан уянуга
Пешкән була бәлеше.
Яшелчәгә су сибәбез,
Тизрәк үссеннәр диеп.
Нурларын чәчә кояш та,
Көнбагыш тора көлеп!
Иң шәп ял ул кайда дисез?
Әйтәм сезгә бер серен:
Әби-бабай, әти-әни,
Янәшә булса энем!

Дусаева Гөлнара, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев