Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бер бәла булды инде!

Бүген бөтен кеше дә короновирус турында белә. Беркем дә аның кайдан барлыка килгәнен төгәл генә әйтә алмый.

Ләкин аны Кытайда килеп чыккан дип сөйлиләр. Кайдан чыкса да, ул безгә бик күп авырлыклар китерде, китерә... Бик күп кешеләр бу авырудан үлеп киттеләр. Күпме кеше якыннарын югалтты. Яңадан-яңа төрләре барлыкка килеп тора.

Бүгенге көндә авырудан котылыр өчен вакцинацияләр булдырылды. Бу авырудан сакланыр өчен, битлекләр, перчеткалар киеп йөрибез.

Безне киләчәктә ни көтә соң? Мин ышанам: бу чир бетәр. Без бу авыру турында онытып яшәп китәрбез әле. Хәзер замана көннән-көн үзгәрә, медицина да алга бара, бу авыруны бетерү юллары да табылыр. Әмма сакланырга да кирәк.


Рамис Набиуллин, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев