Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Батырлар даны — мәңгелек

Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә белем алучы 8нче А һәм 8нче Б сыйныф укучыларының иҗат эшләре.

Укытучылары – Гөлназ Муллагалиева.

Сәләхова Альбина

Сугыш... Нинди куркыныч сүз. Сугыш илгә күп хәсрәт, күз яше алып килә. Хатын-кызлар елый-елый үзләренең газиз улларын, кадерле ирләрен сугышка озатканнар.

Сугышта минем бабамның әтисе катнашкан. Ул – Фәрхетдинов Сәлахетдин Фәрхетдин улы, 1898 елның 13нче сентябрендә Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Пучы авылында дөньяга килә. Тыл ветераны Мөнәсәвәрә әбием белән матур гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1941 елның 22нче июнендә Германия фашистлары илебезгә бәреп кергәч, ерак бабам сугышка алына. 1944 елда яраланып кайтып, кабат сугышка китә. Бик күп авыл-шәһәрләрне азат итүдә катнашып, Берлинга барып җитә. Бу вакытта без – киләчәк буын матур яшәсен өчен туган илен саклап күпме абыйлар, бабайлар үзләрен корбан иткәннәр. Сугыштагы батырлыклары өчен 7 медаль, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң, Актаныш районының Пучы авылында яши. Атказанган колхозчы исеменә лаек була. Кызганыч, 1995 елның 20нче нояберендә ерак бабам якты дөнья белән хушлаша. Аның батырлыклары өчен мин дә, бабам да, калган балалары да горурланабыз.
Тылда калган халыкның да тормышы җиңелдән булмаган. Ирләр эшен хатын-кызлар, балалар башкарган. Иген үстергәннәр. Солдатларга киемнәр теккәннәр, жылы оекбашлар бәйләгәннәр.

Без Бөек Ватан сугышы геройларына бик рәхмәтле. Ел саен сугышта һәлак булганнарны искә алабыз, һәйкәлләренә чәчәкләр салабыз. Җир йөзендә сугышлар булмасын, кешеләр бер-берсе белән тату яшәсеннәр иде, дип телибез.

Кашапова Лилия

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик тирән һәм куркыныч. Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган гына, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Сугыш ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш сүзен ишетүгә үк күз алдында янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

Әтиемнең бабасы — Кашапов Әнвәр Кашап улы 1906 елда Усы авылында, гади крестьян гаиләсендә туып үсә. Үсеп җиткәч, шушы авылның Гыйләҗетдин кызы Гөлҗамал белән тормыш коралар. Сугышка кадәр ике кызлары туа. Алар колхозда эшлиләр. 1941 елда сугыш башлангач, Әнвәр бабамны сугышка алалар. Ул каты сугышларда катнашып, Курский дугасындагы сугышта каты яраланып, госпитальдә дәвалана. 1943 елда кире авылга кайта. Ул икенче группа сугыш инвалиды була. Сугыштан кайткач, тагын бер кызлары туа. Әби кыр эшләрендә эшли, бабам дәүләткә ат белән икмәк, йомырка ташый. 1950 елда уллары — минем бабам туа. 1972 елда әтием туганда бабам инде пенсиядә була. Ул әтиемне кечкенәдән үк эшкә өйрәтә. 1987 елда Усы авылында вафат була.

Хәзерге көндә дә куркыныч сугышлар бара. Безне саклаган солдатларыбызны без хөрмәт итергә тиешбез. Чөнки илебезне саклау һәрбер кеше өчен изге бурыч булып тора.

Төхбәтуллина Айсинә

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышларны онытырга беребезнең дә хакы юк! Әле сугышлар бүген дә давам итә. Күпме япь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирендә ятып калган. Без, исәннәр, һәр каһарманга үлгәнче бурычлыбыз. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә тиешбез. 

Минем каһарман туганым — Фәрдиев Рәшит Салихҗанович Әфганстан сугышында катнашкан. 1965 елның 13 маенда Зөбәер авылында туган, шунда мәктәпне тамамлагач «Татарстан» колхозында эшләгән. Аннан соң Әфгәнстанга сугышка китә. Кызганычка каршы, 1985 елның 20 ноябрендә бик каты яралана һәм шунда ук вафат була. Батырлыгы өчен орден һәм медальләр бирелә.

Бик күп солдатларның исемнәре дә билгесез, алар мәңгелеккә яу кырларында ятып калдылар. Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас. Көчле рухлы, батыр, кыю, курку белмәс чын татар ирләренә, аларның үзләреннэн соң калган эзенә мәңгелек дан һәм ихтирам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев