Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Барыбыз да тырышабыз

Мөслим гимназиясенең 3нче В сыйныфы укучылары яза.

Һәркем үз почмагы өчен

Без гаиләдә 5 кеше яшибез: әтием, әнием, энем Ранис һәм сеңлем Риана. Гаиләбезнең башлыгы әтиебез. Аның һәр сүзе безнең өчен катгый закон. Әтием үзе өйдәге эшләрне әнием белән киңәшләшеп эшли. Без бик матур ике катлы йортта яшибез. Безнең бәхетле балалачак өчен әти белән әни бар көчен куя. Без дә аларны тыңлыйбыз һәм һәрвакыт ярдәм итеп торабыз. Мин гаиләдә абый булгач, эне-сеңелләремне кайгыртам. Биш почмагы булмаса, йолдыз да килеп чыкмый. Безнең гаиләдә дә җаваплы. 

Хәсәнов Ринас.


Балык тотабыз

Безнең гаилә бик матур һәм тату. Без бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Һәрберебезнең үз эше, үз вазыйфасы бар. Без эшләрне дә бергә эшлибез һәм бергә ял да итәбез. Һәр елны бергәләп балыкка йөрергә яратабыз. Аның өчен алдан кармакларны әзерлибез, балык тотар өчен сөләү җыябыз. Иртән үк җыелып юлга кузгалабыз. Көн кызуында су коенабыз. Бераздан балык тотабыз. Аннан алып килгән ризыкларны тәмләп ашыйбыз. Безнең хәтта төн кунарга да калган бар. 

Галимарданов Роберт.


Барыбыз да тырышабыз

Мин гаиләмдәге һәркемне бик яратам һәм аларга һәрвакыт ярдәм итәм. Без гаиләдә дүрт бала, әтием, әнием һәм бабам. Әнием өйдә хуҗабикә, ә әтием төзүче булып эшли. Без бабам белән бакчада эшләргә яратабыз. Гаиләбездә барыбыз да тырышып эшлибез. 

Голубоцкий Олег.


Татулык сере 

Безнең гаиләнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар. Безнең өйдә һәркем намаз укый һәм дини йолаларны саклый. Бигрәк тә Рамазан аен сагынып көтеп алабыз. Бу айда мин дә ураза тотарга тырышам. Баштарак авыр була, аннан инде күнегәм. Әти белән әнигә ияреп, биш вакыт намазны да укыйм. Рамазан аенда туганнарга, дусларга, сыйныфташларга бүләкләр, сәдака бирәбез. Бу ай тәртипле, түземле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Гаиләбез тату булганда, зур уңышларга ирешеп була. 

Шакиров Камил


Ишле гаилә

Безнең гаилә бик ишле: минем 3 апам, бер абыем бар. Без бергә җыелсак, сөйләшеп туя алмыйбыз. Ике апам шәһәрдә эшлиләр, ә без 3 туган Мөслим гимназиясендә укыйбыз. Әнием шәфкать туташы булып эшли. Бер-беребезне бик яратабыз. Гел ярдәмләшеп яшибез. Апамнар шәһәрдән гел күчтәнәчләр белән кайталар. Без дә алар кайтуга тәмле әйберләр пешереп куябыз. 

Сабитов Рамзан


Әнием – минем якын дустым

Мин әнием белән фатирда яшибез. Безнең бик матур песиебез дә бар. Әнием миңа һәркөн иртән тәмле ботка пешерә. Ул эшкә иртәрәк китә, анан мин песием белән саубуллашып мәктәпкә барам. Кич белән без әни белән сөйләшеп утырырга яратабыз. Мин аңа үзем укыган энциклопедия китапларыннан кызыклы хайваннар турында сөйлим. Ял көннәрендә тәмле ризыклар пешерәбез, кунаклар чакырабыз. Үзебез дә кунакка йөрергә яратабыз. 
Без әни белән Кояшлы Ык ял паркында велосипедта йөрергә яратабыз. Инде берничә ел рәттән җәй көне диңгез буена ял итәргә барабаз. Мин әниемне бик яратам һәм аны хөрмәт итәм. 

Бәдретдинов Самир


Минем хәзинәм

Без гаиләдә төрлебез төрле характерда булсак та, бер-беребезне бик яратабыз. Безнең өйдә һәрвакыт бер кызык вакыйга булып тора. Шуңа күрә дә табын артына җыелгач, без көлешеп узган көнебезне искә төшерәбез. Әти үзенең юлда булган хәлләрен сөйли, без дәрес хикмәтләрен, ә әни берни дә сөйләми. Чөнки ул баш бухгалтер булып эшли. Ял көннәрендә бергәләп кинога барабыз яки паркка йөрергә чыгабыз. Буш вакытларыбызда үзебез яраткан эшләр белән шөгыльләнәбез. Әтием телевизордан футбол карарга ярата. Без әни, абый, мин спорт залына йөрибез. Мин футбол уйнарга, абыем белән әни баскетбол уйнарга яратабыз. 
Мондый тату гаиләм булу белән мин бик бәхетле. Минем гаиләм — минем хәзинәм. Мин үз гаиләмә татулык телим. 

Күңелле бәйрәмнәр.

Һәр гаиләнең үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Без гаилә белән бәйрәмнәрне күңелле итеп үткәрәбез. Минем иң яраткан бәйрәмнәрем – Яңа ел һәм туган көн. Бәйрәмгә без якын туганнарыбызны чакырабыз. Яңа елда пилмән пешерәбез, туган көндә бәлеш ашыйбыз. Бәйрәм алдыннан өйне җыештырабыз, матур итеп бизибез. Кунаклар килгәч, матур итеп табын артында утырабыз, сөйләшәбез. Туганнар белән җыелу — бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-береңә ышанырга һәм бер-береңне сакларга өйрәтә. Ә бу тормышта иң мөһиме. 

Чернов Артем. 


Үз йортыбыз булачак

Без гаиләбез белән күпкатлы йортта фатирда яшибез. Минем әнием кибет хуҗасы, ә әтием тәрәзәгә матур калай бизәкләр ясаучы булып эшли. Без абыем белән Мөслим гимназиясендә укыйбыз. Песиебез Барсик исемле. Ул безнең кич белән өйгә җыелганны сагынып көтеп тора. Без тиздән үз йортыбызга күчәбез. Аны әтием бик матур итеп төзи. Безнең үз ишегалдыбыз, үз бакчабыз булачак. 

Сираева Ралина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев