Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сүз бирәм мин укырга!

Күңелемдә шигырь туды. Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 7нче сыйныф укучылары яза.

Тырыштым

Сентябрь ае җитүгә

Укулар да башланды.

Сүз бирәм мин укырга,

Вата-вата башымны!

 

Хәзер инде зур үстем,

Җиденчегә күчтем мин.

Кергән барча фәннәрдән

Бишлеләр алырмын мин.

 

Дәресләремне һәркөнне

Әзерләрмен яхшылап.

Бу шигырьне язганда да

Тырыштым мин бик ныклап!

Илназ Зәйнуллин.

 

Алинә укучы булды

Исемем минем Әдилә,

Укыйм җиденчедә.

Ә минем сеңлем Алинә

Керде быел беренчегә!

 

Кулына чәчәк тотып,

Ул килде укытучыга.

«Бәйрәм белән!» – дип котлап,

Чәчәк тапшырды аңа.

 

Аркасына сумка асып,

Китте сеңлем дәрескә.

Бар көченә тырышып,

Укыр әле гел бишкә.

Әдилә Мингарипова.

 

Буйдамы соң хикмәт?!

Килеп җитте көз ае,

Укулар да башланды.

Энем Сәет тәүге кабат

Белем иленә атлады.

 

Энем бит миңа охшаган

Буе да бик бәләкәй.

Алтын бик зур булмый, диләр,

Буйдамы соң хикмәт, әй!

Инсаф Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев