Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Балачакка күңелле сәфәр

“Әллә кайларда әллә ниләр бар диләр...

Бер дә әллә кайларда барып йөрисе юк, карый белергә дә, күрә белергә генә кирәк, кызыклар адым саен ул!“ - ди Шәвәли. Әйдәгез әле без дә буш вакытта, телевизор-телефоннарыбызны онытып, балалар белән китап дөньясына керик.

Маҗаралы вакыйгаларга бай булган, балалар язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара Почётлы Диплом белән бүләкләнгән Шәүкәт Галиевның китапларын алып, танылган Шәвәли белән сәфәргә чыгыйк.

“Нәни бала белән дөнья гизәргә чыккан шагыйрь шактый тәҗрибәле, күзәтүчән, үткен күзле“ - ди аның турында Нил Юзиев.

Хәсән Туфан да: “Шәүкәт мәктәбеннән безнең киләчәгебез булган балалар тапкырлыкка, дөньяны танырга өйрәнеп чыгалар”- ди.

Шәвәлинең юлында “акыллы, тәмле җилләр” дә очрый, ул “куян калачын да, файдалы җиләкне дә” авыз итә, кәккүккә яшен дә саната ул.

Шәүкәт абый шулай балаларда табигатьнең матурлыгын, төрлелеген күрергә, яратырга, серләрен ачарга өйрәтә, аңа карата сак һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияли. Бөтен шук малайлар кебек үк Шәвәли бәрелеп тә йөри, борыны белән җир дә сөрә, бүлмәне космос, сандыкны ракета итеп тә күрә.

Шәүкәт абыйның китапларын укысаң, кызыклы бер дөньяга кереп, аның геройларында үзеңне, дусларыңны таныйсың. Балачактагы онытылган хәтирәләр искә төшә, шунда балаң белән әңгәмә дә корып китәсең, дөнья мәшәкатьләрен онытып, гаиләң белән ял да итәсең.

Сүзне шагыйрьнең үз сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Балалар өчен язуымның, ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты - акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек, тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнең тәмен сеңдереп кую. Иң мөһиме - шәхеснең мөстәкыйльлеге. Калганын ул үзе эшләр, хакыйкатенә, хаклыгына таянып узе ирешер!”

Гүзәл Госманова, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев