Баканың үз җыры, сандугачның үз җыры
Рәсем ясарга Гөберле баканың Айга ярдәм итмичә үзе турында уйлавы этәргеч бирде.
Без сөенеп укыган әсәрләр шактый. Аларны укып үзебезгә тәрбия алабыз. Үрнәк геройны кабатлап, аның кебек буласы килгән вакытларыбыз да була. Начар сыйфатка ия булган геройга кызганып карыйсың, аны шелтәләп тә куясың. Әдәпсезлегенә үртәләсең. Әсәрләрнең кайберләрен кабатлап укыйбыз. Ул эш ялкытмый. Беренче укыганда күренмәгән нәрсәләр ачыла тора. Кыскасы, әсәр геройлары безнең янәшәдә кебек тоела.
Укытучыбыз Мәйсәрә Фаис кызы безгә янәдән Фәнис Яруллинның «Зәңгәр күлдә Ай коена» дигән әкиятен укырга кушты. Үзенең шартын да куйды. Без әкият буенча рәсем ясарга тиешбез. Класс белән ясадык. Рәсемнәр төрлечә иде. Хәйләкәр апабыз бу юлы да кызык итте: рәсемнәргә бәяне үзебезгә куйдырды. Һәм минем ясаган рәсемне класс яхшы дип бәяләде.
9нчы февраль, физик яктан сәламәтлеге начар булуга карамастан, әдәбиятыбызны әсәрләре белән баеткан Фәнис Яруллинның туган көне иде. Аның иҗатын, тормышын искә төшердек. 5 нче класста "Зәңгәр күлдә Ай коена" әкиятен сәхнәләштергән дә идек.
Рәсем ясарга Гөберле баканың Айга ярдәм итмичә үзе турында уйлавы этәргеч бирде. Ай бата, ачынып ярдәм сорый. Ә бакага нәрсә... Айга тавышының сандугачныкыннан матур булуын әйттерәсе килә. Ай: "...баканың үз җыры, сандугачның үз җыры",- ди. Кызгану хисе булмаган бака Айның батуына шатланып китеп бара.
Тормышта да үзен мактаганны яратучылар бар. Андыйлар кызгану хисе тудыра. Әкиятнең ахыры яхшы тәмамлана. Йөзә белмәгән кыз Айны коткару өчен суга ташлана. Ямьсез кыз — Айсылу Айны коткара. Айсылу кебекләр соклану хисе тудыра.
Әминова Чулпан, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7нче класс укучысы.
Фәнис Яруллинның «Зәңгәр күлдә ай коена» әкиятен укыр өчен монда бас ► https://chelny-rt.ru/news/kiyat/zangar-kulda-ai-koena
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев