Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бабамның хикмәтле сүзләре...

Әби-бабаларыбыз безне тәртипкә өйрәтәләр. Аларның һәр сүзе алтын.

Әби-бабаларыбыз безне тәртипкә өйрәтәләр. Аларның һәр сүзе алтын. Мәсәлән, ипи турындагысын гына алыйк. «Иписез, тозсыз аш – ярты аш».

Бабам, ипинең валчыгын да койма, ди. Өстәл артында да: «Аягыңны селкеп утырма, җилкәңә шайтан утырып, ашаганыңны йотып барыр, тамагың ач калыр», – дип кисәтеп тора. Әбиемнең: «Әти-әниләрегез синнән разый булсын, һәрвакыт күркәм холыклы бул, әхлаксызлыктан саклан! Мәрхәмәтле булып, мескеннәргә, гарипләргә шәфкатьле, миһербанлы киң күңелле, юмарт куллы бул!», – дигән сүзләре дә күңелемә кереп урнашты. Картайгач, без дә оныкларыбызга әйтергә тиеш булабыздыр инде бу сүзләрне. Шулай буыннан буынга күчәдер алар.

Вадим Андриянов, Казан шәһәре, 11нче лицей, 3нче сыйныф.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев