Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бабамны «Әлмәндәр» дип йөрткәннәр

#МойГеройМояСемья акциясе дәвам итә.

Солтанов Әбүзәр Мөхәммәтдин улы - әниемнең әтисе (ерак бабакай дип йөртә идек), бабакаебыз 1910 нчы елның 10 нчы октябрендә Актаныш районы Мерәс авылында туа. 1942 нче елда мобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышының Икенче дәрәҗә ордены белән бүләкләнә.

1943 нче елда демобилизацияләнгәннән соң , гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яши, колхозда эшли. Яраткан шөгылен дәвам итә, атлар карый.

Балта эшенә оста, җитез, җыйнак гәүдәле бабаебызны, авылдашлары яратып "Әлмәндәр" дип шаярталар. Хезмәткә багышланган гомере 1998 нче елның 17 нче июлендә 88 нче яшендә, кызы-кияве, оныклары хөрмәтен, тәрбиясен тоеп, якыннары янәшәсендә өзелә.

Лилия Гайсина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев