Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Бабам хәрби фельдшер булган

Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Фатыйма Мөбәрәкшина #МойГеройМояСемья акциясенә кушыла.

Мөбәрәкшин Харис Мөбәрәк улы (1918-1999) Кызыл Йолдыз районының Түбән Тегермәнлек авылында туа. 

Югары Тегермәнлек мәктәбендә 7 классны тәмамлаганнан соң Чистай шәһәренең фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә.

1937 елдан Таҗикстанның Тархар районында фельдшер булып эшли башлый. 1938 елда Армия сафларына алына.

Сугышны Бессарабиядә разведчик-радиотелеграфист вазыйфасында каршылый. 1942 елның 22нче июлендә хәбәрсез югала. Закинзаузен концлагеренда әсирлектә була.

Әсирлектән азат ителгәч, Польша, соңрак Белоруссия территориясендә фельдшер лейтенат булып хезмәтен дәвам итә. 1947 елда демобилизацияләнә. «Кызыл йолдыз» ордены (1941 год), «Батырлык өчен» медале (1942 год), һәм барлык юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1947 елның 26нчы апреленнән Югары Тегермәнлек авылының фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе итеп билгеләнә.

 1964 елда Пановка авылындагы элеккеге участок больницасы бинасын Югары Тегермәнлек авылына күчертү фикере белән чыга.

1965 елда район җитәкчелеге һәм авылдашлар ярдәме белән Югары Тегермәнлек авылында 7 авылга хезмәт күрсәтүче участок больницасы ачыла.

 Харис Мөбәрәк улы 1965 -1989 елларда шушы больницада фельшердан җитәкчегә кадәр төрле вазыйфалар башкара.

Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Фатыйма Мөбәрәкшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев