Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Авылның йөрәге тибә бит!

Кече Кирмән авылыннан 9 нчы сыйныф, Фәрхуллин Әмирнең туган авылына багышлап язылган шигыре.

Әмирнең башка шигырьләре аның шәхси блогында.

Җаныма бар якын шундый җир -

Туган ягым минем Кирмәнем.

Туган авылымда яшим мин,

Туган як бит минем терәгем.

 

Үзенчәлекле як шул безнең

Һавасы, чишмәсе белән саф,

Карамый бернинди җилләргә

Авылым яши ормыйча лаф.

 

Читтән карап торсаң авылны,

Өйләр төзек, күңелләр бөтен,

Бакчада, урамда үсми чүп,

Таратмыйлар сыер көтүен.

 

Авылның йөрәге тибә бит!

Нәрсәдер бар әле чишәсе.

Читкә киткәннәрнең күңелен

 Чакыра “Бакырчы” чишмәсе.

 

“Бакырчы” чишмәсе чакыра

Сабантуй дигән җыенына,

Авылдашлар очраша шунда,

Җыелып синең куеныңа .

 

Авылның сулышын тоярсың,

Кайтсаң авылыңа кунакка,

Шунда тарала күңелләр, тик

Буыннар очраша санакта.

 

Яшәтим дисәң син авылны

Яраткан авылдаш кайта ул,

Онытма әле син Кирмәнне

Яраткан авылдаш тарта ул.

 

Тау астында инеш Кирмәнчек

Эчкән суым  аксын, кипмәсен.

Үссен гөлләр, атсын чәчәкләр,

Яшәсен Кирмәнем, бетмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев