Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Август ул минем өчен...

Ә сезнең өчен нәрсә ул август?

... җәйге ял, яңа дуслар һәм киләчәккә яңа проектлар.

Зәринә Мирсалихова

 

... җәйнең иң матур, иң мөһиме вакыты. Нәкъ менә шушы айның дүртенче числосында мин дөньяга күзем ачканмын, әти-әнием икенче тапкыр бала туу бәхетенә ирешкәннәр, ә апам сеңелкәшле булган.

Гөлназ Мөэминова

 

... җәйнең соңгы аен рәхәтләнеп ял итеп кала торган вакыт. Инде җиләк- җимеш, яшелчәләр күптән өлгерделәр. Шуларны ашап, җәй аеның рәхәтлеген тоеп калырга кирәк, чөнки алда безне яңа уку елы көтә.

Таңсылу Вафина

 

... җәйнең соңгы матур көннәренең рәхәтен тою, алдагы айларга йомгаклар ясау һәм икенче уку елына әзерләнү ае.

Ралина Хәбирова

 

... ностальгия тәме белән җәйнең соңгы эсселеге, ул озакка сузылган якшәмбе сыман: әле ял көннәре кебек, ә тиздән укырга!

Камилла Сираева.

 

... җәйге каникуллар тәмен аңлый башлаган гына вакыт.

Зилия Шагалиева

 

... җәйнең иң җаваплы, мөһим ае, чөнки нәкъ менә бу вакытта укучылар мәктәпкә әзерләнә башлый һәм җәйдән мөмкин кадәр күбрәк рәхәтлек алырга омтыла.

Әнвәр Мөхетдинов

 

... жәйнең соңгы көннәрен тотып калырга, лагерьда яңа дуслар табырга һәм мәктәпкә әзерләнергә булышучы тәмле ай.

Илүзә Сабирова

 

...мөмкин кадәр каникулларның соңгы көннәрен рәхәт һәм, иң мөһиме, онытылмаслык итеп үткәрү вакыты.

Алинә Газетдинова

 

... бакчада өлгергән кишер ашау, кып-кызыл помидорлар һәм ям-яшел кыярлардан салат ясау. Август каникулның иң кызыклы һәм шул ук вакытта иң моңсу вакыты да. Шуңа күрә барлык кешегә дә яллардан бик көчле энергия, һәр мизгелдән рәхәтлек алып калуыгызны теләп калам!

Раил Харисов

 

.. җәй белән саубуллашу ае, табигатькә моңсулык иңә башлаган вакыт.

Алия Нурисламова

 

... – хис: үзендә җәйнең алсулыгы да, яшәүнең яме, җирнең җылысы, кояшның сәламләве, көннәрнең тәме, көзнең моңсулыгы – болар барысы да үз урынын алган.

Гөлназ Әхмәдиева

 

... җәй ахыры, я җәйге каникулның ахыры дип тә әйтергә була. Шулай булгач мәктәпкә барыр өчен әйберләр әзерләргә кирәк. Август аена кергәч, җәйге каникул тәмамланганын белгәнгә күрә, миңа бераз моңсурак була. Бу айда кешеләр көзнең якынлаша баруын сизә башлыйлар.

Әмир Фәрхуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X