Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Атлыйм әле авыл урамыннан...

Сагышланмыйк әле, яшик әле, барсы да вакытлыча.

Атлыйм әле авыл урамыннан,

Курка-курка җиргә басарга.

Сары, кызыл, алтын яфракларны,

Таптамыйча ничек узарга?

 

Көзне аны сагыш төсе диләр,

Ә мин тиңлим байлык-муллыкка,

Сокланмыйча йөрү мөмкин түгел,

Тирә-ягымдагы хозурлыкка.

 

Һәрбер фасыл вакытлыча бездә,

Һәрберсе дә якын күңелгә.

Мин бәхетле җирдә яшәгәнгә,

Җанга якын шушы илемдә.

 

Сагышланмыйк әле, яшик әле,

Барсы да вакытлыча.

Барыбызга сәламәтлек бирсен

Җәе, көзе, кышы, язы да.

Галиева Алсу, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев