Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Атлап түгел, чабып... үтә вакыт

Вакыт олыларга гына түгел, балаларга да тизрәк үтә башлаган кебек тоела икән бит... Хәбәрчеләребез яза.

Бигрәк тиз үтә бу җәй! Зур үскәч тагын да тизрәк үтәр микән? Кызык та, кызганыч та...

Азалия Сабитова, Арча районы. Шушмабаш авылы.

 

Күз ачып йомганчы көннәр генә түгел, айлар, еллар да үтә дә китә. Бигрәк тә соңгы 3 елның башлануына күнегеп беткәнче, узып та киттеләр. Инде 2022 елның дә яртысы узып бара икән...  Икенче елга инде имтиханнар...

Ралина Хәбирова, Әгерҗе районы, Исәнбай мәктәбе.

 

Кечкенә чакта вакытны ничек үткәрергә белми идем, ә хәзер сизмим дә. Әле генә 1нче сентябрь бәйрәмен уздырган идек, инде «Соңгы кыңгырау» чыңлады.

Балалар бакчасына йөргәндә, олылар «вакыт бик тиз үтә ул, сизмичә дә калырсыз әле» дигәндә, бик үк ышанмый идем. Ничек вакыт тиз бара ала инде? Ә хәзер ул бару гына түгел, бөтен көче белән каядыр чаба.

Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе.

 

Безнең июнь азагына кадәр экзаменнар, җэйнең тәмен дә тоярга бирмиләр.

Адилә Ибәтуллина, Актаныш районы,  Пучы мәктәбе.

 

Нигә вакыт шулай тиз үтә башлады? Шул сорауны һәр көнне уйлап йөрим дә, шуның белән җәй үтеп  тә китә. Ә чынлыкта исә, һәр көнгә сөенә белергә кирәк. Ә менә гел бер генә әйбер эшләсәң, җәй бик тиз үтә. Төрле эшләр, төрле җирләр җәйне кызыклы итәр, һәм җәй истә калырлык булыр, минемчә.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев