Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Аның йомшак тавышыннан йөрәккә моң агыла

Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары иҗаты.

Шикәрдән дә татлы

Кояш кебек балкып тора

Әниемнең йөзләре.

Бал-шикәрдән дә татлы

Аның әйткән сүзләре.

Гел миңа ярдәм итә

Әниненең назлы кулы.

Насыйп булсын әниемә

Бәхетле тормыш юлы.   

Регина Сагитова.

 

Әниләр турында

Әниләр турында шигырь

Язарга кушты апа.

Ниләр генә языйм икән,

Берни дә килми башка.

Языйм эле әниемнең

Уңган,матур булуын.

Улы белән кызларын

Назлап ,сөеп торуын.

Уңган безнең әниебез

Бигрәк тәмле пешерә.

Коймак, бәлеш, гөбәдия

Ашы да тиз өлгерә.

Бу дөньяда һәр баланың

Әнисе булсын иде.

Матур һәм сау-сәламәт

Балалар тусын иде.

Ислам Муллагалиев.

 

Мин сине яратам

Әниләрне 8 мартта гына түгел, көн саен хөрмәтләргә, зурларга кирәк. Бары әниләр генә безне җылы кочагына кысып ярата, бер караштан ук борчуларыбызны сизеп, юату сүзләрен таба. Авырганда яныбыздан китми, бар йөрәк җылысын биреп дәвалый. Һәр туган көн саен безнең өчен  борчылып, исән-имин йөрүебезне теләп тора. Әнием, гел шулай  яныбызда булсаң иде. Мин сине бик яратам. 

Марсель Галиев.

 

Барына да җитешә

Минем әнием тырыш,

Таң белән эшкә китә.

Кирәк икән һәр кешегә

Берсүзсез ярдәм итә.

Кояш кебек балкып тора

Әниемнең йөзләре.

Җылыта ул һәрчакта да

Хәтта салкын көзләрне. 

Ислам Хасанов.

 

Ал күлмәге

Әниемнең күлмәге

Ал ефәктән тегелгән.

Түшендә дә, билендә дә

Тасма белән бөрелгән.

Әниемнең күзендә

Зәңгәр диңгез чагыла.

Аның йомшак тавышыннан

Йөрәккә моң агыла.       

Исаф Ахмадуллин.

Фотода: Чаллы шәһәреннән Самат Бадиков әнисе Айзирә белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев