Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Әниләр – иң кадерле кешеләр

«Минем әнием Алсу - авылыбызда элемтә бүлеге җитәкчесе. Аның эше бик җаваплы, чөнки бөтен документлар өчен ул җавап бирә» дип яза Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Гарифуллина Камилә.

Әниләр - дөньяда иң кадерле, иң чибәр, иң бөек кешеләр. Алар булмаса, без дә булмас идек. Тугач та, беренче сүзебез "Әни" була. Һәр кешегә үз әнисе иң матуры, иң якыны, иң әйбәте. Әни ул яклаучы да, кирәк чакта әрләүче дә. Кирәк вакытта мактый ала, кирәк икән әрли дә. Әни өйдә булмаса, өй моңсу һәм күңелсез. Әти дә, әби дә әнине алыштыра алмый. Аларның тәмле-тәмле ризыклары, назлы сүзләре, матур елмаюлары гел безне сөендерә. Әниләрдән дә күбрәк, ныграк яратучы юк безне бу дөньяда. Шуның өчен без әниләребезне кадерләргә, якларга, яратырга, хөрмәтләргә тиеш. Киләчәктә без әниләребезнең битләренә кызыллык китермичә, бөтен көчебезне куеп, алар безнең белән горурланырлык итеп яшәргә тиеш.

Минем әнием Алсу - авылыбызда элемтә бүлеге җитәкчесе. Аның эше бик җаваплы, чөнки бөтен документлар өчен ул җавап бирә. Хат ташучылар эшенә дә игътибарлы. Авыл халкы төрле түләүләр белән дә әнием янына килә. Ул алар белән дә уртак тел табып эшли. Элемтә бүлегенә кайтарылган азык-төлек һәм башка кирәкле товарларны да сату аның өстендә. Әнием әле авыл советы  депутаты да. Ул халыкның сөенеченә куана, хәсрәтләренә борчыла, ягымлы, җылы сүзләре белән юата, тынычландыра.

Әнием – гаиләбезнең кояшы. Әти белән бергә безне, өч баланы тәрбиялиләр. Абыем инде армия хезмәтләрендә булып, бүгенге көндә Казанда эшли. Ә без, Камил белән Камилә, мәктәптә укыйбыз. Гаиләбез тату, тырыш. Мин аларның барысына да исәнлек-саулык телим.

Гарифуллина Камилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев