Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

«Әнидер син, бәлки... »

Иң изге һәм рәхимле һөнәрләрнең берсе — укытучы.

Укытучы булу,

Фәрештәләр язып

бетерә алмас изгелек

Рифат Сәлах

Укытучы һөнәре элек-электән иң хөрмәткә лаек, игелекле һөнәрләрнең берсе булып саналган. Балаларга үз баласына караган кебек  җылы мөнәсәбәттә булган, бар белемнәрен укучыларына бүләк иткән укытучының изгелеген санап та бетереп булмый.

2023 елны Россия Федерациясенең президенты Владимир Путин укытучы елы дип игълан итте. Күпме укучыларны олы тормыш юлына бастырган, күпме назга сусаган укучыларга ана мәхәббәтен бүләк иткән укытучыларыбызга һәйкәл куярлык.

Безнең гимназиябездә дә чын мәгънәсендә герой-укытучы исеменә лаек, чиксез укучыларны канат астына сыендырып, фәннәр дөньясының мавыктыргыч тылсымын күрсәткән, хөрмәт иясе укытучылар күп.

И туган тел һәрвакытта ярдәмең берлән синең...

Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы инде унике елдан артык гимназиябезнең укучыларына туган тел серләрен ача. Аның дәресләре шуның хәтле үзенчәлекле, кызыклы ки, барлык укучылар да туган телнең моңлы тылсымын тоя,  саф татар телендә сөйләшә.

"Теле юкның иле юк", — дип юкка гына әйтмәгәндер ата-бабаларыбыз. Меңьеллык язма әдәби мирасы булган, тарихи ярлыклар язган тел берничек тә мескен була  алмый. Шуңа күрә дә татар, татар теле бик горур яңгырый.

Ә киләчәк буынга әлеге мирасны җиткерү — безнең изге бурычыбыз. Шуңа күрә  баларга туган телне өйрәткән, әдәби әсәрләрне укып, аларның эстетик кыйммәтен тоемларга булышкан һәрбер укытучы илебез лаеклы дәвамчысы, тугры варисы була. Эльмира апабыз нәкъ шундыйлардан. Эчкерсез һәм туры сүзле, белемле һәм итагатьле бу укытучыны бөтен мәктәбебез хөрмәт итә.

"Мин мәктәбне бетергәннән ук укытучы буласымны белдем. Баларны укытасым, аларга туган телебезнең матурлыгын, сафлыгын күрсәтәсе килде. Һәр укучыга мин балама төсле карыйм. Аларның уңышларына сөенеп, киләчәктә тугры, яхшы кешеләр булганын теләп яшим", — дип бүлеште ул фикере белән.

Чыннан да, аның хезмәте рәхимле дә, дәвамлы да. Күпме укучысын кеше иткән, олы юлга озаткан Эльмира апага һәрбер баланың рәхмәте чиксез.

Һәр укучысы өчен янып-көеп торган, миңа иҗат һәм уку юлымда чиксез булышкан, иҗатка беренче адымнарымны күзәтеп һәм төзәтеп барган, һәр эшемдә терәк булган Эльмира апама хөрмәтем һәм рәхмәтем чиксез.

"Математика патшабикәсе Зөлфия Зәйдулловна"

Математика — фәннәр патшабикәсе булса, математиканың патшабикәсе гимназиябездә күпме балага белем биреп, олы тормыш юлына озаткан, укучыларына балаларына төсле җылы мөнәсәбәттә булган математика фәне укытучысы  Садикзянова Зөлфия Зәйдулла кызы.

Мәктәпкә инде икенче өенә төсле килгән, һәр минутын-секундын балаларга багышлаган Зөлфия апаның хезмәте саф һәм бәрәкәтле. Иң изге һөнәр — баларга белем бирү. Ә мавыктыргыч саннар тылсымын кызганычка каршы, бар да тоя алмый шул.

Шуңа күрә, аеруча хәзерге заманда, бар нәрсә дә цифровизациягә тоташкан гасырда исап-хисапны белү мәҗбүри. Иң перспектив һәм югары түләүле эшләрнең барысы да шул математика белән бәйле. Программист дисеңме, бухгалтер дисеңме, барысы-барысы. Балаларга әлеге фәнне аңлату җиңел эшләрдән түгел шул. Аеруча гуманитар фикерләүле укучыларга алгебра, геометрия авыр бирелә. Тик шулай да сабыр һәм түземле Зөлфия апаның беркайчан да баларга тавыш күтәргәне юк. Аңламасаң  материалны кабат аңлата, күрсәтә, аңлаганчы сабыр гына сызымнарын да сыза, мисалларны да чишеп күрсәтә.

«Мин балачактан укытучы булырга хыялландым. Математика фәне миңа бик җиңел бирелгәч, мәсьәләләр чишүнең мең төрле ысулларын таба идем, бу серләрне  башкаларга да аңлатасым килә иде. Шуңа күрә дә мин укытучы һөнәрен сайладым. Әлбәттә, укытучы булу — алай ук җиңел эш түгел. Һәр балага аерым ысул табып, һәркайсына яраша белү дә бик мөһим. Әмма чын күңелдән балаларны яраткан кешегә бу җиңел  бирелә.

Шуңа күрә мин беркайчан да әлеге һөнәрне сайлаганда үкенмәдем һәм балаларга кирәкле белем бирә алуыма чиксез шатмын.», — дип сөйли Зөлфия апай.

Укучылары мәктәпне тәмамлаганда исә, аларның якты киләчәк көтүен чын күңелдән ышанса да, йөрәк бәгырләрен озатып калган Зөлфия апа моңа кала. Әмма яңа килгән укучыларны укытканда үзендә ничек тә көч туплап эшкә тотына. 

Татар халкы Эльмира апа, Зөлфия апа кебек тырыш, алтын йөрәкле, хезмәт сөючән укытучылары белән горурланырга лаеклы!

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев