Акыллы табигать
Укучылар иҗаты

Акыллы табигать

Тал песиләре уянды – Аюлар торган микән?

Җирне япкан кар юрганын
Бу кояш ашыймы соң?
Әллә усал, көчле җилләр
Котыпка ташыймы соң?

Тал песиләре уянды – 
Аюлар торган микән?
Африкага киткән кошлар
Кайтырга чыккан микән?

Нәкъ өч ай узгач, китәсен
Бу кыш соң каян белә?
Кояш та башкача көлә:
Безгә нурлы Яз килә! 

Ранил Хафизов, Казан шәһәре, «Перспектива» лицее, 3И сыйныфы.

Автор фотолары.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев