Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Акыллы табигать

Башында туган мең сорауга җавапны Ранил Хафизов шигырь юлларыннан эзли. Яз турында ул...

Җирне япкан кар юрганын

Бу кояш ашыймы соң?

Әллә усал көчле җиле

Котыпка ташыймы соң?

 

Тал песиләре уянды –

Аюлар торган микән?

Африкага киткән кошлар

Кайтырга чыккан микән?

 

Нәкъ өч ай узгач китәсен

Бу кыш соң каян белә?

Кояш та башкача көлә:

Безгә нурлы Яз килә!

Ранил Хафизов, Казан шәһәре Идел буе районы “Перспектива” лицееның 3И сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев