Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ак ку­ян, ма­тур ку­ян!

(Ир­тән­ге за­ряд­ка)

Тәр­би­я­че:

Бү­ген без­гә кеч­ке­нә ге­нә ку­ян ба­ла­сы ку­нак­ка кил­гән. Ул сез­не үзе бе­лән уй­нар­га ча­кы­ра. Хә­зер сез дә кеч­ке­нә ку­ян­нар бу­лыр­сыз (ба­ла­лар­га бит­лек­ләр ки­ер­те­лә).

– Ку­ян­нар, бер-бер арт­лы те­зел­дек, ал­га та­ба кит­тек.

«Ку­ян­нар» тәр­би­я­че ар­тын­нан те­зе­ле­шеп ба­ра­лар, ае­рым хә­рә­кәт­ләр­не ка­бат­лый­лар.

Тәр­би­я­че:

Ә хә­зер тү­гә­рәк ясап ба­сыйк,кү­не­гү­ләр ясыйк.

Ак ку­ян, ма­тур ку­ян

Без­гә ку­нак­ка кил­гән,

Аның кой­ры­гы кыс­ка (күр­сә­тә­без),

Ко­ла­гы җир­гә ти­гән (күр­сә­тә­без).

 

«И­сән­ме, ко­яш!» ди­без

Аяк­лар әз ге­нә ае­рыл­ган, кул­лар төш­кән. Кул­лар­ны кү­тә­рә­без, аяк оч­ла­ры­на ба­са­быз. «И­сән­ме, ко­яш!» ди­без һәм  тө­ше­рә­без (өч-дүрт тап­кыр).

«Су эчә­без»

Аяк­лар әз ге­нә ае­рыл­ган, кул­лар арт­та. Ал­га ие­лә­без – «су эчә­без», баш­та­гы то­рыш­ка кай­та­быз (өч-дүрт тап­кыр).

«Ки­шер ашый­быз»

Аяк­лар бер­гә, кул­лар бил­дә. Чү­гә­ли­без, идән­гә бар­мак­лар бе­лән ша­кыл­дый­быз – баш­та­гы то­рыш­ка кай­та­быз (өч-дүрт тап­кыр).

«Тә­пи­ләр­не җы­лы­та­быз»

Аяк­лар әз ге­нә ае­рыл­ган, кул­лар төш­кән. Баш­та бер кул­ны ян­га чы­га­ра­быз – ти­рән су­лыш алып кул­га өрә­без, ан­нан икен­че кул­ны ян­га чы­га­ра­быз, ти­рән су­лыш алып кул­га өрә­без

(дүрт-биш тап­кыр).

«Шат­ла­на­быз»

Ямь-яшел бо­лын­да ку­ян­нар уй­нап си­ке­рә­ләр (өч-дүрт тап­кыр).

«Сук­мак аша ба­ра­быз»

Гәү­дә­не төз то­тып сук­мак буй­лап ал­га та­ба ат­лап ба­ра­лар.

«Кой­ма ас­тын­нан чы­га­быз»

Ду­га ас­тын­нан үр­мә­ләп чы­га­лар.

 

Ме­нә шу­лай, ме­нә шу­лай...

(Хә­рә­кәт­ле уен)

Ак ку­ян­кай утыр­ган,

Ко­лак­ла­рын сел­ке­тә.

Ме­нә шу­лай, ме­нә шу­лай

Ко­лак­ла­рын сел­ке­тә.

 

Ку­ян ту­ңа баш­ла­гач,

Аяк­ла­рын җы­лы­та.

Ме­нә шу­лай, ме­нә шу­лай

Аяк­ла­рын җы­лы­та.

 

Ку­ян һа­ман да ту­ңа,

Си­кер­гә­ләп тә куя.

Ме­нә шу­лай, ме­нә шу­лай

Си­кер­гә­ләп тә куя.

Гөл­на­ра Мин­һа­җе­ва, Чал­лы шә­һә­ре, 54нче «Оч­кын» ба­ла­лар бак­ча­сы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев