Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ак күбәләктәй кар ява, күктә кояш елмая...

Арча районы Наласа урта мәктәбе укучысы Ильяс Мөхәмәтҗанов шигыре.

Кышкы көн

Ак күбәләктәй кар ява,

Күктә кояш елмая.

Бигрәк рәхәт урамда,

Бар җирдә дә кар анда.

Йөгереп чыктым урамга,

Дуслар белән уйнарга,

Һәрберсе уйный-көлә,

Барысы да сөенә.

Чана-чаңгыларны алып,

Без киттек тау шуарга.

Һич тә кайтасыбыз килми,

Бик кызык бит уйнарга!

Әй шуганбыз, шуганбыз,

Шундый каты арганбыз.

Авырайган чана-чаңгы,

Көчкә сөйрәп кайтабыз.

Ильяс Мөхәмәтҗанов, Арча районы, Наласа урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев