Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җәйге ялым!

«Җәйгә лайк-2024» бәйгесенә килгән шигырь белән фото.

Җәйге ялым!

Җәй буе уйнадык без,
Дустым Милана белән.
Авыл урамында йөрдек,
Велосипедлар белән.

Телефонга төрле-төрле,
Видеолар төшердек.
Лапас түбәсенә менеп,
Авылны да күзәттек.

Төрле уеннар уйнадык,
Качышып та куышып.
Кул эшләре дә ясадык,
Китаплар да укыдык.

Гел уйнап йөргәнсез дип,
Уйламагыз әле сез.
Әбиемнең кош-кортларын,
Бакчасында караштым.

Җәйге каникул күңелле,
Бик кызык булып үтә,
Озакламый мәктәпкә дә,
Барыр вакытлар җитә.

Рәинә Гыйзәтуллина, 54нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев