Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Җәй истәлекләре

Быел, җәйге каникул вакытында мин авылга кайттым. Авылда, үзегез беләсез, эш бик күп.

Быел, җәйге каникул вакытында мин авылга кайттым. Авылда, үзегез беләсез, эш бик күп. Бигрәк тә авыл көтүен көтү бик җаваплы эш. Шулай итеп, без көтүгә чыктык. Анда бик кызык бер хәлгә очрадым. Карасам, ике тәкә бик каты сөзешәләр, бер-берсен һич тә кызганмыйлар. Мин хәтта куркып калдым... Нишләргә?

Мин нишләргә белмичә аптырап торган арада, тәкәләр бер-берсенең мөгезенә эләгешеп калдылар. Алар бер якка да китә алмадылар һәм рәхәтләнеп җирдә аунаштылар. Мин дә кыюланып киттем, карап торып булмый бит инде: барып, бер тәкәне күтәргән идем, тәкәләр, бер-берсеннән ычкынып, төрле якка чаптылар. 

Быел без ике тапкыр көтү көттек. Икенчесендә дә кызыклы хәлгә очрадык.
Көтүебез, тынычланып, бераз туктагач, әти су буена балык тотарга төшеп китте. Мин дә мотоцикл белән яр кырыена килеп туктадым. Билгеле инде, әти янына төштем. Әти бераздан: «Нинди ат килә анда?» дип сорады. Борылып карасак, мотоцикл әкрен генә ярга якынлаша. Шул арада мотоциклыбыз туп-туры суга очып килеп төште. Әти белән икебез, бер сүз әйтмичә, суга сикердек тә мотоциклны сөйрәп чыгардык... 

Аһ-ух килеп күтәрелеп карасак, безнең көтүебез басуга таралып беткән... Ул чакта безгә көлке түгел иде. Ә хәзер, көлешә-көлешә, шул вакыйганы искә алабыз.

Көтү көтүе авыр булса да, бик кызык, рәхәт икән ул: сыер мөгрәгән, сарык бәэлдегән тавышларны тыңлап, кара әле, болар татарча да аңлыйлар ахрысы, дип гаҗәпләнеп утырасың! Хуш исле яшел чирәмгә ятып, шәһәрдә яшәп игътибар ителмәгән чиксез зәңгәр күк йөзен күзәтәсең. Тирә-якта төрле кошлар сайрый...

Әй, күңелле дә соң ямьле җәй айлары!

Имамов Дилшат, Чаллы шәһәре 40нчы урта мәктәбенең 11нче Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыл тормышын яратып һәм белеп язган, Дилшат! Уңышлар сиңа!