Ачыш
Әйе, әйе! Менә шушы әкрен генә тирбәлеп җиргә төшкән карларга карап тордым да... үзем өчен ачыш ясадым.
Сулыш алуы ук рәхәт. Саф һава, тирә-якта аклык! Әкрен генә ап-ак кар ява! Бик сагындырып, көттереп ява быел кар. Әллә шуңа да бигрәк матур һәм серле тоела микән бу кыш?!
Шулай да мондый кыш бездә – Татарстанда гынадыр. Юк, юк, дөресрәге, минем туган ягымда – Минзәләдә генәдер! Бигрәк матур шул безнең туган җиребез! Башка җирдә бөтенләй икенче төрледер кышы да, кары да… Әллә миңа гына шулай тоела микән? Ә моның бит сере бар. Дөресен генә әйткәндә, мин әле аны үзем дә яңа гына аңладым. Әйе, әйе! Менә шушы әкрен генә тирбәлеп җиргә төшкән карларга карап тордым да... үзем өчен ачыш ясадым.
Кар бөртекләре, уйный-уйный, иңбашларыма куналар. Кайберләре агач ботакларында утырып кала. Беркая карамыйча, туп-туры җиргә төшеп, бөтенләйгә шунда ятып калганнары да бар. Баксаң, кар бөртекләренең дә үз холкы бар икән бит. Шаяннары, әрсезләре, тыныч-сабырлары, усаллары... Тышкы кыяфәтләре белән дә алар бер-берсенә охшамаган! Ике бертөрле кар бөртеген очратып булмый, дип укыганым бар минем. Кызык! Нәкъ без – кешеләр шикелле үк була түгелме соң?! Шуны уйлагач, үземә дә кызык булып китте.
Кышкы көннәрне ямьгә күмеп яуган бу ак карлар, көннәр җылына башлауга, эреп суга әвереләләр. Ә ул сулар, гөрләвекләр булып, җирне сугаралар, һәм елга-диңгезләргә кушылалар. Җирдә әнә шундый матур эшләр башкарганнан соң, ашыга-ашыга һавага күтәреләләр. Ни өчен дисезме? Соң аларның бакча-кырларга яңгыр булып явасы, ә көннәр суытуга, тагын, кар бөртекләре булып, җиргә төшәселәре, безне сөендерәселәре бар бит! Гел изгелек эшләү аларның уенда!
Ә без – кешеләр? Без дә шулай яхшылык эшләргә ашыгабызмы соң? Менә бу урында мин аптырап калдым... һәм шунда ук җавабын да таптым! Кешеләрнең дә кылган гамәлләре үзләренә әйләнеп кайта бит. Бу хакта барлык әкиятләрдә дә, хикәяләрдә дә язылган. Димәк, кешеләргә дә, кар бөртекләре кебек, гел яхшылык кына эшлисе...
Алсу Гатина, Минзәлә шәһәре, 3нче урта мәктәп, 4Г сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев