Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Үзе кабара торган шар

Тәҗрибәләрне өлкәннәр белән бергә ясагыз!

Кирәк булачак:

  • Шар
  • Чәй содасы
  • Чәй калагы яки бүрәнкә (воронка)
  • Аш серкәсе (уксус)
  • Пластик шешә

 

Тәҗрибә барышы:

  1. Шешәнең 1/3 өлешен аш серкәсе белән тутырабыз
  2. Калак яки бүрәнкә (воронка) ярдәмендә шарга 3-4 ч.к. чәй содасы салабыз.
  3. Шарның очын шешә башына кигерәбез, шарның эчендәге чәй содасы шешәгә төшәрлек итеп, яхшылап өскә таба күтәрәбез.
  4. Шар үзе кабарырга тиеш.

Аңлатма:

Аш серкәсе һәм чәй содасы контактка кергәч бик күп углекислый газ хасил була, шуның нәтиҗәсендә шар үзеннән-үзе кабара.

Лилия Габбасова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев