Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Әйе, юк димәскә, ак, карага тимәскә

Балаларыбыз белән көзге салкын, яңгырлы кичләрне кызыклы итеп үткәрер өчен, бик матур уен тәкъдим итәбез.

Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.


Балалар тезелеп утыралар. Алып баручы балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш.

Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:
— Синең күлмәгең нинди, акмы?
— Кызыл.
— Синең аягыңда туфлимы?
— Итекләр.
— Сөтнең төсе нинди? һ. б.
Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, ул бала сорау алучы була. 
Дуслар, балачакта бу уенны уйный идегезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев