Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Яшел йомырка тәбәсе

    Ә сез бе­лә­сез­ме, га­ди ге­нә йо­мыр­ка тә­бә­сен дә кы­зык­лы итәр­гә бу­ла. Ни­чек дип уй­лый­сыз­мы? Бү­ген без сез­нең бе­лән ир­тән­ге хи­мик аш - яшел тә­бә пе­ше­рер­гә өй­рә­нә­без.

Кирәк була:

  • Ке­ше са­ны­на ка­рап йо­мыр­ка;
  • 100-200 грамм кы­зыл кә­чән­ле кә­бес­тә;
  • Тоз һәм бо­рыч;
  • Мар­ля;
  • Кай­на­ган су;
  • 1 л сый­ды­рыш­лы ста­кан, та­ба, тә­лин­кә яки та­бак;

Эш ба­ры­шы:

  1. Кә­бес­тә­не кеч­ке­нә ге­нә ки­сәк­ләр­гә ту­рый­быз һәм ста­кан­га са­ла­быз. Аның өс­те­нә кай­на­ган су са­ла­быз һәм су­ын­га­нын кө­тә­без.
  2. Ки­леп чык­кан сы­ек­лык­ны мар­ля аша фильтр­лый­быз;
  3. Тә­лин­кә­гә йо­мыр­ка­лар­ны ва­та­быз һәм кә­бес­тә со­гы бе­лән ку­ша­быз. Йо­мыр­ка агы яшь­келт зәң­гәр төс­кә ке­рә.
  4. Мас­са­ны та­ба­га са­ла­быз һәм пеш­кән ва­кыт­та йо­мыр­ка­ның ачык яшел төс­кә ке­рү­ен кү­зә­тә­без!

Бу кы­зык:

Кы­зыл кә­бес­тә­нең үзен­чә­ле­ге бар: ан­да ан­то­ци­ан мат­дә­ләр бар,  ти­рә­лек­кә бәй­ле рә­веш­тә аның со­гы тө­сен үз­гәр­тә ала. Нейт­раль ти­рә­лек­тә ул шә­мә­хә­ле-ал­лы төс­тә бул­са, сел­те­ле ти­рә­лек­тә сок яшел төс­кә ке­рә.

Ан­то­ци­ан кан та­мыр­ла­ры һәм күз­ләр сә­ла­мәт­ле­ге өчен фай­да­лы.

Кы­зыл кә­бес­тә­не «сер­ле кә­бес­тә» дип тә йөр­тә­ләр. Бу аның тө­се­нә дә бәй­ле. Кы­зыл кә­бес­тә­дә ка­ло­рий­лар аз­рак, шу­ңа кү­рә ул ди­е­тик про­дукт бу­лып са­на­ла.

Кы­зыл кә­бес­тә бе­лән бик күп кы­зык­лы тәҗ­ри­бә­ләр үт­кә­рер­гә бу­ла. Су­лы са­выт­ка әз ге­нә кә­бес­тә­не сал­сак һәм чәй со­да­сы өс­тә­сәк, кә­бес­тә­нең зәң­гәр төс­кә ке­рү­ен кү­зә­тә­без. Ә ук­сус куш­сак, ул ку­ра җи­лә­ге тө­се­нә ке­рә.

Кы­зыл кә­бес­тә ях­шы азык бу­я­гыч та бу­лып са­на­ла. Аның со­гы яр­дә­мен­дә соус, торт өчен крем­нар, хәт­та йо­мыр­ка агын да бу­яр­га бу­ла.

Кыс­ка­сы, кы­зыл кә­бес­тә – дөнь­я­да­гы си­рәк һәм кы­зык­лы про­дукт­лар­ның бер­се.

 

Ли­а­на Габ­ба­со­ва

Әгер­җе ра­йо­ны, Ка­ды­баш мәк­тә­бе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев