Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Викторина: ат, зебра, сыер?

Юл хәрәкәте турында белемнәрне ныгытуны дәвам итәбез, дуслар! Йәгез, кем тизрәк җавап бирә? Иптәшләрегез белән үзара көч сынашып карагыз әле.

1. Җәяүлеләр кичүен халыкта башкача ничек атыйлар?
а) ат;
б) зебра;
в) сыер.

2. Машина юлына ясалган сызыкларны ничек атыйлар?
а) юл кырые;
б) таркаулык;
в) тамга.

3. Пассажирлар утырту урыны ничек атала?
а) парковка;
б) маршрутлы транспорт чаралары туктау урыны;
в) көтү пункты.

4. Юл хәрәкәтен көйләүче җайланма ничек атала?
а) руль;
б) юл-патруль хезмәте инспекторы;
в) светофор.

5. «Юллар кисешүе» дип без нәрсәне атыйбыз?
а) урам (юл) чаты;
б) тимер юл кичүе;
в) боҗра.

6. Автомобильнең арттагы утыргычында урын алган кеше ничек атала?
а) тикшерүче;
б) пассажир;
в) йөртүче.

7. Юл-патруль хезмәте инспекторы хәрәкәтне нәрсә ярдәмендә көйли?
а) буйлы таяк;
б) тавыш көчәйткеч;
в) жезл һәм сыбызгы.

8. Транспорт чаралары хәрәкәте өчен көйләнгән яки яраклаштырылган һәм файдаланыла торган җир полосасы ничек атала?
а) урам;
б) юл;
в) тротуар.

9. Чанада шуарга һәм чаңгыда йөрергә кайда рөхсәт ителә?
а) җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл буйлап;
б) машина юлының уң ягы буйлап;
в) массакүләм ял итү өчен билгеләнгән, машина юлына чыгу куркынычы булмаган урыннарда.

10. Торак пункттан читтәге юлның машина юлы белән янәшә элементын ничек атыйлар?
а) тротуар;
б) велосипед юлы;
в) юл кырые.

11. Хәзерге вакытта транспорт светофорында яктылык сигналларының ничә төслесе кулланыла?
а) бер;
б) өч;
в) дүрт.

12. Автомобильне кайсы яктан узып китәргә була?
а) сул яктан;
б) уң яктан;
в) теләсә кайсы яктан.

13. Ничә яшь тулгач, автомобильнең алгы утыргычында йөрергә мөмкин?
а) 10;
б) 12;
в) 14.

14. Тротуар буйлап җәяүле кайсы яктан барырга тиеш?
а) әһәмиятле түгел;
б) сул;
в) уң.

«Укучыларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү» әсбабыннан.

Коллаж Freepik.com сайтыннан алынган рәсемнәрдән ясалды.

​​​​​​


Җаваплар: 1. Б. 2. В. 3. Б. 4. В. 5. А. 6. Б. 7. В. 8. Б. 9. В. 10. В. 11. В. 12. А. 13. Б. 14. В.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев