Үзеңне сынап кара!
Алмаз Гыймадиевның «Мәңгелек двигатель» повесте буенча викторина.
1. Зилинә белән Рәшит кайда таныша?
А) кафеда.
Б) супермарафонда.
В) колледжда.
2. Вакыйга ничәнче елда бара?
А) 2006.
Б) 2024.
В) 2087.
3. Рәшитнең әти-әнисе кем булып эшли?
А) электромобиль операторы һәм почта таратучы.
Б) IT-белгеч һәм шеф-повар.
В) инженер һәм администратор.
4. Өч малайның – агылый белән тагылый кебек бөтен җиргә бергә йөрүче өч дусның исемнәре ничек?
А) Алмаз, Рәшит, Роберт.
Б) Эдлай, Мөхәммәт, Рәшит.
В) Рәшит, Зөфәр, Самат.
5. Яшьтат апа кайсы фәнне укыта?
А) математика, геометрия.
Б) химия биология.
В) этика һәм гаилә психологиясе.
6. Колледж укучылары өчен иң начар билге нинди?
А) 2.
Б) 3.
В) 5 .
7. Айга бер тапкыр – айның беренче көнендә колледжда нинди чара үтә?
А) дөресен генә сөйләү тәҗрибәсе.
Б) линейка.
В) сыйныф белән чәй эчү.
8. Рәшит үзенең эч-серләрен кемгә сөйләргә ярата?
А) дустына.
Б) әнисенә.
В) Алисә-куянга.
9. Рәшит дус кызы Зилинәне кая чакырырга карар кыла?
А) киноквестка.
Б) дуслары белән сәяхәткә.
В) алма бакчасына.
10. Лабораториядәге тәҗрибә вакытында укучылар кемнең хәтерен чистарталар?
А) Акбай.
Б) Шәңгәрәй.
В) Мыраубикә.
11. Өч дус – Эдлай, Мөхәммәт һәм Рәшит үзара нинди сер саклый?
А) мәңгелек двигатель ясауларын.
Б) китап язуларын.
В) футболчы булырга теләүләрен.
12. Колледжда ел саен уза торган тагын бер чара ул.
А) линейка.
Б) гравитацион футбол.
В) әдәби марафон.
13. Эдлай дусларын нәрсә белән шаккаттыра?
А) бик тәмле итеп ашарга пешерүе белән.
Б) компьютер уеннарын яхшы уйнавы белән.
В) полиглот булуы – күп тел белүе белән.
14. Гравитацион футболда җиңү өчен, малайлар нинди карар кыла?
А) магнит индукциясен киметергә.
Б) аяк чалырга.
В) бер-берсенә пас бирергә.
15. Әсәр ахырында укучылар нинди бәйрәмгә җыела?
А) туган көн.
Б) 8нче март.
В) яңа ел.
Гөлинә Гусамова төзеде.
Ләйсән Галиуллина рәсеме.
Җаваплар: 1. Б) 2. В) 3. А) 4. Б) 5. В) 6. В) 7. А) 8. В) 9. А) 10. Б) 11. А) 12. Б) 13. В) 14. А) 15. В)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев