Уйныйбызмы?
Әйдәгез "Дәвам ит" уенын уйныйбыз... Әлеге кызыклы фотоларга карата язылган җөмләләрне шигъри юллар белән дәвам итәргә кирәк. Үзегезнең вариантны да тәкъдим итә аласыз... Иң кызыклылары газетабызда урын алыр :)
Утырдым да әтәчкә ....
Хуҗам бүген балык тоткан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Утырдым да әтәчкә: - Әйдә, такси, оч кына! - Очмыйм бит мин әҗәткә, Түлә башта акчаңны! - Беренчедән, юк акчам, Кесәм дә юк, кәчтүмем; Икенчедән, ул акча Нигә сиңа кирәк соң? Хуҗа безне ашата Төрле тәмле ризыктан, Кирәге юк акчага Нидер алу кибеттән. Әйдә, дустым, бергәләп Урам буйлап әйләник, Бәлки, күрше авылга Кунакка барып килик. Утырдым да әтәчкә Мияулап шуны сөйлим. Бардык бит без сәфәргә! Чын әгәр! Ялган сөймим.
0
0
0
0
Хуҗам бүген балык тоткан Менә мондый!!! зурлыкта. Сакларга мин кардырган: Мине балык куркыта! Үзе зурдыр, бер колач, Авызын ачып ала, Янына килеп баскач, Канатларын җилпенә. Йә, матурым, тынычлан, Җисемең матур, исең - хуш, Хуҗам тәмләп кыздырса, Миңа өлеш чыгар, нибуч?..
0
0
Надия Гарипова

Илзира
0
0
Әтәч менсә дә киртәгә, Мин аннан житезерәк. Сикереп мендем дә киртәгә, Йөгәнләдем үзен дә. Минем планнарым зурдан, Ускәч җайдак булырга. Чаптарга көчем җитмәгәч, Йөгәнләдем әтәчне. Утырдым да әтәчкә Киттем дөнья гизәргә. Барып кердем гәҗитнең, "Кыңгырау" дигәненә. Ай-яй тамаша монда, Әллә-ниләр бар монда. "Кызык бу" сәхифәсендә, Күрдем хәттә үземне дә.
0
0