Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Уйларга яратасызмы?

Табышмак-метаграммалар чишәбез. Метаграмма - бер үк хәрефтән торган төрле сүзләрдән төзелгән шарадаларның, табышмакларның бер төре.

Метаграмманың бер сүзен белгәч, яңа сүз килеп чыксын өчен, анда бер яки берничә хәрефне алмаштырырга кирәк.

Уртада Т – гаиләдә төп эшчебез,

Н белән – ул иң яраткан кешебез,

Б белән – безнең әнинең анасы,

Калды сиңа барысын да табасы.

Т га бетсә, ат муенында йөрер ул,

Ш га бетсә, күлдә гомер сөрер ул,

Л га бетсә, җирдә калып черер ул,

Р га бетсә, мичкә килеп керер ул.

С белән мин бер баткак җир,

К белән күктә очам,

Т белән әкият герое,

Б белән чокыр булам.

У белән мин бер планета,

И белән ил саналам.

И не А га алыштырсаң,

Бер ат кертеп ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев