Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Ураганмы, әллә йокың туймаганмы? (уен-викторина)

Әлеге сорауларга син җавапларны яхшы беләсең. Күпме вакыт эчендә җавап бирерсең икән, бу юлы шуны тикшереп карыйк.

1 Карбыз, кыяр, помидорда бар, ә менә кавында юк. Ни ул?
2 Алфавитта Н хәрефеннән соң нинди хәреф килә?
3 Дүртенче ай.
4. Габдулла Тукайның туган көне кайчан?
5. Кояш системасында иң зур планетаны ата. 
6. Җиргә иң якын йолдыз. 
7. Республикадагы бердәнбер татарча балалар газетасы. 
8. Сабыр сүзенең берәр синонимын әйт.
19. Кем беренче булып космоска очкан?
10. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?
11. Шүрәле нинди авыл янындагы урманда яшәгән?
12. 6 сәгать эчендә ничә минут бар?
Нәтиҗә:

  • Бер минут эченә сыешсаң, син — ураган. Хәтерең дә, уйлау сәләтең дә шәп. 
  • Өч минут. Кайбер җавапларны әллә онытып җибәргәнсең, әллә йокың туймаган шунда?! Бәлки хәтерең яхшырта торган күнегүләр эшләргәдер, шигырь ятлап кара әле. 
  • Биш минут. Син бу сораулар турында оныттың ахрысы, бар китап укы!

    Җаваплар: р хәрефе, о хәрефе, апрель, 26 апрель, Юпитер, Кояш, «Көмеш кыңгырау», түзем, Ю.Гагарин, 15нче февраль, Кырлай, 360 минут.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев