Уен кораллары ясыйбыз
Музыка коралларында уйнарга яратасызмы? Ә сез беләсез микән, бу уен коралларын үз кулларың белән ясарга да була бит.
Музыка коралларында уйнарга яратасызмы? Ә сез беләсез микән, бу уен коралларын үз кулларың белән ясарга да була бит.
Әйтик менә барабанны. Барабан ясау өчен пластмасса чиләк, пычак, скотч, тасма һәм үзе ябыша торган кәгазь кирәк булачак. Шалтыравык уенчыкларны (погремушкаларны) ясаганда, без ярмалар, гәрәбәләр, киндер сюрприз, суши таякчыклары кулланабыз. Бубен ясау өчен кәтүк (катушка), үзе ябыша торган кәгазь, кечкенә шалтыравыклар әзерлибез. Гитара өчен картон кәгазь белән махсус җеп-кыл (леска) кирәк булачак.
Уен кораллары әзерләнеп беткәч, билгеле, уйнап та карыйбыз. Төркемебездә тулы бер оркестр тупладык. Маракаслар ( шалтыравыклар) шылтыратабыз, барабан кагабыз, бубен чыңлатабыз, гитара зыңлатабыз. Һәм үзебезне чын артистлар кебек хис итәбез.
Мәдинә Латыйпова, Чаллы шәһәренең 107нче «Салават күпере» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев