Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Тылсымчылар

Яңа күңелле уеннар өйрәнәбез.

Зоопарк

Уенның максаты: җитезлеккә өйрәтү.

Уен мәйданчыгының чикләре алдан ук билгеләп куела. Уенчылар бер сафка тезелеп басалар. Уенчылар арасыннан алып баручы сайлана. Ул башта һәр баланың колагына, пышылдап, берәр хайван исемен әйтә. Аннан соң барысына да нинди дә булса ике хайван исемен атый, мәсәлән, «фил һәм тиен» ди.

«Фил» йөгерә башлый, ә «тиен» аны куа. «Тиен» «фил» баскан урыннарга гына басып йөгерә. Әгәр ялгышса, «тиен»гә җәза бирелә: ул бер урында утыз секунд басып торырга тиеш була.

«Фил» шул арада эзен бутап өлгерә. «Тиен», «фил»не куып җитеп, аңа кулы белән кагыла алса, «фил» уеннан чыга. Ә инде «тиен»гә тоттырмыйча, уен мәйданчыгын бер тапкыр әйләнеп, үз урынына кайтса, җиңүче була. «Тиен» уеннан чыга. Алып баручы икенче парны атый, башка хайван исемнәрен әйтә. Уен шулай дәвам итә.

Тылсымчылар

Уенның максаты: фикерләү сәләтен үстерү.

Уенчылар, ике төркемгә бүленеп, өстәл янына утыралар. Уенны мондый сүзләр белән башларга була: «Бүген без тылсымчылар мәктәбендә. Без һәммәбез дә тылсымчылар. Тылсым ярдәмендә безнең кәгазь битләрендәге сүзләребез бөтенләй башка мәгънәдәге сүзләргә әвереләчәк». Биремнәр язылган кәгазь битләре төркемнәргә таратыла.

1нче бирем. Бер хәрефне сызып, яңа сүз яса: 1) шарф, каш, яңак; 2) табан, муен, баш.
2нче бирем. Сүзнең бер хәрефен үзгәртеп, яңа сүз яса: 1) болын, күз, кул; 2) аяк, өч, арка.
Знче бирем. Сүзләрнең беренче иҗекләрен кушып, яңа сүзләр яса: 1) кибет — тапкыр, түгәрәк — бәлеш, сеңел — бергә — кеше; 2) балык — байлык, мәзәк — чеби, таш — базар — кашык.
4 нче бирем. Сүзләрдәге хәрефләр буталган. Хәрефләрне дөрес тәртиптә тез: 1) ранат, екна, куас; 2) ңәергө, алт, миән.

Биремнәрне дөрес һәм тизрәк үтәгән төркем җиңүче була.

Туктап кал

Уенның максаты: җитезлеккә өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

Уенчылар бер сафка тезелеп басалар. Саф каршына бер сызык сызыла. Балалар арасыннан алып баручы сайлана. Ул шул сызыкка килеп баса. Алып баручы кеше исеме уйларга тиеш. Мәсәлән, «Айгөл». Ул уенчыларга: «А хәрефенә башлана, л хәрефенә тәмамлана торган кызлар исеме уйлагыз», — ди. Балалар исемнәр уйлап әйтәләр. Уенчыларның берсе «Айгөл» дисә, алып баручы йөгереп китә.

Ә «Айгөл» дигән уенчы сызык өстенә йөгереп килеп баса да: «Туктап кал!» — дип кычкыра. Шулвакыт йөгерүче «катып кала». Исемне дөрес атаган бала сызыктан алып баручыга кадәрге араның ничә адым икәнлеген чамалап әйтә дә аңа таба атлап китә. Әйтелгән адымны атлап, «катып калган» балага кулын тидерә алса, ул алып баручы була. Тидерә алмаса, уен яңадан шулай дәвам итә.

КОЙРЫКНЫ ТОТ

Уенның максаты: җитезлеккә өйрәтү.

Балалар берсе артыннан берсе тезелеп басалар. Беренче уенчыдан кала барлык уенчылар да бер-берсенең биленә тотына. Беренче уенчы — «баш», соңгы уенчы «койрык» була. «Баш» «койрык»ны тотарга, ә «койрык» тоттырмаска тиеш. Башкалар да бер-берсеннән кулларын ычкындырмый. «Баш» «койрык»ны тотса, тотылган уенчы «баш» була. Уен шулай дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев