Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Әти-әни­ең бе­лән үза­ра мө­нә­сә­бәт­лә­ре­гез ях­шы­мы?

Тест

1. Әти-әни­ең – си­не, син – алар­ны аң­лыйм дип уй­лый­сың­мы?
2. Өл­кән­нәр бе­лән ачы­лып ки­теп сөй­лә­шә­сең­ме, шәх­си проб­ле­ма­ла­рың ту­рын­да ки­ңә­шә­сең­ме?
3. Әти­ең­нең, әни­ең­нең эш­лә­ре бе­лән кы­зык­сы­на­сың­мы?
4. Әти-әни­ең си­нең дус­ла­рың­ны бе­лә­ләр­ме?
5. Дус­ла­рың сез­нең өй­дә ку­нак­та бу­ла­мы?
6. Өй­дә ху­җа­лык эш­лә­рен­дә өл­кән­нәр­гә бу­лы­ша­сың­мы?
7. Си­ңа өй­дә кү­ңел­сез­ме, буш ва­кы­тың­ны өй­дән чит­тә үт­кә­рү­не ку­лай кү­рә­сең­ме?
8. Өл­кән­нәр бе­лән ур­так кы­зык­сы­ну­ла­ры­гыз, шө­гыль­лә­ре­гез бар­мы?
9. Га­и­лә бәй­рәм­нә­ре­гез­не оеш­ты­ру­да кат­на­ша­сың­мы?
10. Ип­тәш­лә­рең бе­лән үт­кәр­гән бәй­рәм­нәр­дә әти-әни­ең дә кат­на­шу­ын те­ли­сең­ме?
11. Укы­ган ки­тап­ла­рың ха­кын­да га­и­лә­дә фи­кер алы­ша­сыз­мы?
12. Ә фильм­нар һәм те­ле­ви­де­ние тап­шы­ру­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­шә­сез­ме?
13. Бер­гә­ләп те­атр­га, му­зей­лар­га, күр­гәз­мә­ләр һәм кон­церт­лар­га йө­ри­сез­ме?
14. Га­и­лә­гез бе­лән җы­е­лып та­би­гать­кә, сә­я­хәт­кә чы­га­сыз­мы?
15. Ял көн­нә­рең­не әти-әни­ең бе­лән үт­кә­рер­гә яра­та­сың­мы?

 

Һәр уңай җа­вап­ка («ә­йе») – 2 балл. «Кай­ва­кыт», «бе­раз» ке­бек җа­вап­лар өчен – 1 балл. «Юк» − 0 балл.

Нә­ти­җә ясый­быз: 20 һәм ан­нан күб­рәк балл җы­ел­са – әти-әни­ең бе­лән си­нең ара­да­гы мө­нә­сә­бәт­ләр ях­шы. 10-20 балл бул­са – үза­ра мө­нә­сә­бәт­лә­ре­гез ка­нә­гать­лә­нер­лек. 10 балл­дан ким­рәк бул­са, га­и­лә­гез­дә үза­ра аң­ла­шу бик аз һәм мо­ны тө­зә­тер­гә ки­рәк ди­гән сүз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев