Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Тест: Яңа­лык­лар кур­кы­та­мы?

Ә сезне яңа­лык­лар кур­кы­та­мы? Түбәндәге тест сорауларына ихлас җавап биреп карагыз әле. Үз-үзеңне күпме яхшырак белсәң, шулкадәр әйбәтрәк бит.

Тест

1. Мин ара­ла­шу­чан ачык ке­ше. Та­ныш бул­ма­ган ком­па­ни­я­дә дә үзем­не су­да­гы ба­лык ке­бек хис итәм.

2. Кү­ңел ач­кан­нан соң җи­ңел ге­нә эш­кә ке­ре­шә алам.

3. Кем­не­дер кы­ер­сыт­са­лар, мин аның янын­нан ты­ныч кы­на узып ки­тә ал­мыйм. Үзем яр­дәм итә ал­ма­ган оч­рак­та, баш­ка­лар­ны яр­дәм­гә ча­кы­рам.

4. Эк­зо­тик ашам­лык­лар, эчем­лек­ләр күр­сәм, ка­бып ка­ра­мый­ча тү­зә ал­мыйм.

5. Мин бер­ни дә план­лаш­тыр­мыйм. Тор­мыш бит ул кө­тел­мә­гән як­ла­ры бе­лән кы­зык­лы.

6. Па­ра­шют­тан, тар­зан­ка­дан си­ке­рер идем.

7. Һәр яңа ел­ны яңа җир­дә уз­ды­рыр­га ты­ры­шам.

8. Баш­ка ке­ше­ләр­нең ми­нем хак­та нәр­сә уй­ла­вы ми­нем өчен  мө­һим тү­гел.  

9. Дус­лар кая да бул­са ча­кыр­са, биш ми­нут эчен­дә җы­е­нып чы­гып ки­тә алам.

10. Мин сә­я­хәт итәр­гә хы­ял­ла­нам, төр­ле ил­ләр­не, төр­ле ха­лык­лар­ны кү­рә­сем ки­лә.  

11. Атт­рак­ци­он­нар пар­кы­на кил­сәк, син ми­не ан­нан тиз ге­нә алып чы­гам ди­мә ин­де. Бар­лык кы­зык­лы атын­гыч­лар­ны, атт­рак­ци­он­нар­ны йө­реп чык­мый­ча, өй­гә кайт­ма­я­чак­мын.

12. Мин бер кур­ку­сыз са­мо­лет яки вер­то­лет штур­ва­лы ар­ты­на уты­ра алыр­мын ке­бек.

13. Озак уй­лап то­рыр­га ярат­мыйм, нәр­сә­дер эш­ли­се бул­са, то­там да эш­лим.

14. Яңа нәр­сә­ләр өй­рә­нер­гә яра­там. Төр­ле мас­тер класс­лар­га йө­рим, те­гү-чи­гү, чит тел­ләр, бию курс­ла­ры­на язы­лыр­га дип то­рам.

15. Нин­ди дә бул­са үзен­чә­лек­ле кү­ре­неш игъ­ти­ба­рым­ны бик тиз җә­леп итә. Го­му­мән, бар­лык үз­гә бул­ган әй­бер­ләр, ке­ше­ләр кы­зык ми­ңа.

16. Мин­дә оеш­ты­ру сә­лә­те бар­дыр дип уй­лыйм.

 

Нә­ти­җә ясый­быз:

 «Ә­йе» дип җа­вап бир­сәң – 2 балл ку­яр­га ки­рәк бу­ла­чак, «Бәл­ки, кай­ва­кыт» җа­ва­бы өчен – 1 балл, «Юк, бер­ва­кыт­та да» җа­ва­бы 0 балл бе­лән бә­я­лә­нә.

 

0-8 балл. Яңа­лык­лар­дан, үз­гә­реш­ләр­дән кур­ка­сың. Син һәр­ва­кыт нәр­сә бу­ла­ча­гын ана­лиз­лар­га ты­ры­ша­сың. Үз­гә­реш­ләр­нең на­чар як­ла­рын гы­на кү­рә­сең. Ба­ры­сын да конт­роль­да то­тар­га ашык­ма. Тор­мы­шы­ңа яңа­лык­лар кер­тер­гә ку­рык­ма. Бик га­ди­дән баш­ла: та­ныш бул­ма­ган ри­зык­лар­ны авыз итеп ка­ра, сти­лең­не үз­гәрт, бе­рәр мас­тер-класс­ка ба­рып ка­ра.

9-17 балл. Син үз­гә­реш­ләр­гә әзер, әм­ма бу бик ки­рәк бул­са гы­на. Шу­лай да син һәр ады­мың­ны бик озак уй­лый­сың. Үз­гә­реш­ләр­гә күп көч тү­гә­сең, шу­ңа да бу хәл­ләр си­ңа бик үк ошап бет­ми. Үз­гә­реш­ләр­дән рә­хәт та­ба бел­ми­сең. Кай­ва­кыт стан­дарт бул­ма­ган адым­нар кө­тел­мә­гән уңай үз­гә­реш­ләр­гә дә ки­те­рә ала, хис­ләр­не яңар­та. Бу ту­ры­да оныт­ма.

18-26 балл. Ба­ры­сы да си­нең кү­ңел ха­лә­тен­нән то­ра. Кә­е­фең шәп бул­ган­да төр­ле үз­гә­реш­ләр­гә дә ри­за, моң­су­лан­саң, бер ял­гы­зың ка­лып, үз-үзе­ңә бик­лә­неп уты­рыр­га яра­та­сың. Син бер­төр­ле­лек­не ярат­мый­сың. Шу­шы ха­ләт­тән ка­чар өчен төр­ле уй­ла­ныл­ма­ган адым­нар эш­ләп таш­лый­сың, ә ан­нан соң үке­нә­сең. Ва­кый­га­лар­га бәя би­рер­гә дә өй­рә­нер­гә ки­рәк.

27-36 балл. Си­нең де­виз: һәр яңа көн – үзе бер тор­мыш. Ты­ныч­лык һәм уй­лап эш­ләү ди­гән сый­фат­лар си­ңа бө­тен­ләй хас тү­гел. Һәр яңа көн­нән яңа­лык­лар, үз­гә­реш­ләр кө­тә­сең. Нә­ти­җә­дә ни бу­ла­сы си­не бор­чы­мый.

Үз­гә­реш­ләр уңай нә­ти­җә­гә ки­тер­сә ге­нә шат­лан­ды­ра бит. Си­ңа, бәл­ки,  уй­лаб­рак эш итәр­гә­дер?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев