Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Таныша беләсеңме?

Тест сорауларына әзер җаваплар тәкъдим итәбез. Ике җавапның берсен сайла!

Тест сорауларына әзер җаваплар тәкъдим итәбез. Ике җавапның берсен сайла! 

Автобус тукталышында таныш түгел кыз яки егетне күреп алдың, ди. Кыяфәте дә сиңа ошады, ди. Бу очракта син беренче булып сүз башлыйсыңмы?
1. Танышырга уйласам, әлбәттә.
2. Юк, мин алай үзем барып таныша белмим. 

Күңелле һәм шау-шулы мәҗлестә яныңа көтмәгәндә таныш булмаган яшьтәшең килеп утырды, ди. Синең реакция?
1. Елмаеп сәлам бирәм, хәлләрен сорашам.
2. Оялып, аяк киемемне рәтләгән булып утырам.

Сине очраклы рәвештә бөтенләй таныш булмаган компаниягә күңел ачарга чакырдылар, ди. Барыр идеңме? 
1. Бармыйча! Бу бит танышу мөмкинлеге. 
2. Юктыр. Мин анда үземне ничек тотарга да белмәячәкмен. 

Ошаган кешең белән танышырга җыенасың, ди. Ничек сүз башларсың? 
1. Берәр комплимент әйтәм яисә мәзәк сөйлим. 
2. Аптырашта калып ике сүзне бергә куша алмый утыруым да мөмкин. 

Таныш булмаган кызны (егетне) талгын биюгә чакыра аласыңмы? 
1. Берсүзсез, нәрсәсе бар аның?
2. Юк, андый чакта кыенсынам мин.

Әниеңнең дусты сезнең өйгә кызы (улы) белән кунакка килә, ди. Син аның белән танышу өчен өйдә калыр идеңме?
1. Әйе, шундый мөмкинлек булганда, билгеле, танышам.
2. Юк, берәр сәбәп табып чыгып китәм. 

Хәзер инде саныйбыз — син сайлаган җаваплар арасында кайсы (1 нчеме, 2 нчеме) күбрәк икән? 

1нче җавап күбрәк булса: Яңа танышуларны син бик теләп кабул итәсең. Һәм беренче булып сүз башлау да сиңа кыенлык тудырмый. Үзеңне чит кешеләр янында иркен тотасың, каушамыйсың. Тик һәр танышкан кешегә йөрәгеңне ачып салма, аралашуның да чиге булырга тиеш. 

2нче җавап күбрәк булса: Синең өчен таныш булмаган кеше белән бер урында ялгыз калу (ул сиңа ошаса да — бигрәк тә) авырлыклар тудыра. Син кызарасың, ничек сүз башларга белмисең һәм тизрәк китеп югалу турында хыялланасың. Бу очракта үз-үзеңне җиңәргә һәм уңайсызлануны җиңәргә тырышырга кирәк. Шуны онытма, яңа кешеләр белән аралашу тормышка карашыңны үзгәртергә мөмкин. Яңа танышулардан курыкма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев