Табышмаклар
Ял бүлмәсе

Табышмаклар

Барам, барам — очы юк.

Барам, барам — очы юк. (Юл.)

Ару-талу белми ул,
Бензин ягып йөрми ул.
Аның юлы тап-такыр,
Үз юлында ул батыр. (Трамвай.)

Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед.)

Ат түгел, кешнәми,
Йөз аттан ким эшләми.
Үзе тыр да тыр.
Йә, бу нәрсә, кем әйтер? (Трактор.)


Нет комментариев