Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Табышмаклар (Мөҗәһит Әхмәтҗанов)

Беркем аны югалтмаган, ләкин Һаман табалар. Бигрәкләр дә кызыксына аның белән балалар.

Өй җылыта, аш пешерә,

Яши торба эчендә.

Һәрбер кеше рәхмәт укый

Менә шуның өчен дә.

ГАЗ


Минем өстән поезд үтте.

Алдаша бу дисезме?

Ничек исән калдым икән?

Шуны да белмисезме?

КҮПЕР АСТЫНДА


Яңгырлы да карлы,

Ә каеннар сулы.

Бөреләр туп-тулы -

Елның кай фасылы?

ЯЗ


Беркем аны югалтмаган,

Ләкин Һаман табалар.

Бигрәкләр дә кызыксына

Аның белән балалар.

ТАБЫШМАК


Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр

Бетәбез дип торганда,

Бирешмәскә булганнар:

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар.

КЫЗЫЛ КИТАП


Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы, шомлы.

Исемен аның кем әйтә?

УРМАН


Килмәвен теләсәләр дә,

һәркемгә килеп тора.

Ансыз кеше булмаганны,

Мөгаен, белеп тора.

КАЙГЫ


Баш хәрефебез юк безнең,

Аваз да белдермибез.

Шуның өчен дә сүзләрдә

Бик парлашып йөрмибез.

Ъ,Ь ХӘРЕФЛӘРЕ


Безнең хокукларыбызны

Шулкадәре кысканнар:

Беренче иҗектә генә

Язылырга кушканнар.

О, Ө ХӘРЕФЛӘРЕ


Никтер безгә алфавитта

Тик өч урын биргәннәр.

Сез алты авазга билге,

Онытмагыз, дигәннәр.

К, Г, В


Бергә берне кушкач ничә?

Беләм, ике диярсез.

Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә

Ансы нәрсә дигән сүз?

КУШМА СҮЗ


Җөмләдән соң, йә уртада,

Әгәр безне куйсалар,

Бераз туктап торырга һәм

Тын алырга кушалар.

ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ


Алфавитта алты хәреф:

Иң дуслар һәм туганнар.

Татар сүзләрендә генә

Кулланыла торганнар.

Ә,Ө,Ү,Җ,Ң,Һ


Безне татар сүзләреннән

Эзләп таба алмассыз.

Дөресен әйтеп бирсәгез

Оятка да калмассыз.

Ц,Щ,В,Ё


Без бары тик дүртәү генә

Койрык тагып йөрүче.

Без нинди хәрефләр икән,

Бармы берәр белүче?

ЦЩҢҖ


Иреннәргә терисең дә,

Чиртеп, көйләр эзлисең.

Биетәсең, җырлатасың,

Матур кызлар күзлисең.

КУБЫЗ


Гармуннарның патшасы мин,

Телләрем йөздән артык.

Яшьләр кулында йөримен,

Тиз генә килмәс картлык.

БАЯН


Курайларның туганы мин,

Ләкин тавышым үзгә.

Колакларны ярып керә,

Өстәп куйсаң мөгез дә.

СОРНАЙ


Үзе кыллы, үзе телле,

Идәндә басып тора.

Уйнарга теләгән кеше

Иң беренче — утыра.

ПИАНИНО


Иң озын муен миндә,

Иң кыска исем миндә.

Кылларымны чирткәләп,

Көй чыгарырсың син дә.

САЗ


Телләре күп булган өчен

Ике рәткә тезгәннәр.

Аның белән төрле илләр

Океаннар гизгәннәр.

ХРОМКА


Сызгычыңны сызып җибәр —

Көйләр агылсын әле.

Йөрәкләргә мин чыгарган

Моңнар кагылсын әле.

Телгәләсен бәгырьләрне,

Актарылсын уйлары.

Башларыңны кыңгыр салып,

Кылларымда уйнале.

СКРИПКА


Барысы дүрт кыл анда,

Сызган чакта моңлана.

СКРИПКА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев